Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Изге Болгар җирләрен күреп кайттык
Опубликовано: 08.06.2014Изге Болгар җирләренә бардык. Сәяхәтнең максаты - халкыбызның чал тарихын онытмау, үткәннәргә кире кайтып, болгар халкының, ягъни борынгы бабаларыбызның бөек тормыш юлын өйрәнү иде. Болгар музей-тыюлыгы белән безне экскурсияне алып баручы Илүзә ханым таныштырды. Бу ханым безгә 5 сәгать барышында Болгар шәһәрлегенең мөмкин булган барлык өлешләрен дә күрсәтеп, Европага кадәр танылган дәүләтнең тирән эз калдырган тарихы белән таныштырды. Сәяхәтебез әле генә ачылган Болгар шәһәрлеге музееннан башланды. Сәяхәтебез барышында без яңадан-яңа белемнәр тупладык, үзебез өчен зур ачышлар ясадык, Идел Болгарстанының бөеклегенә тагын бер кат сокландык. Әйе, биредә бүгенге көнгә бик күп нәрсә торгызылган, бик күп эш эшләнгән. Монда булган һәр кеше татар халкының бөек тарихына, бөек дәүләтенә сокланмый калмыйдыр. Без инде зур канәгатьлек белән, горурланып, күтәренке рухта кайтып киттек
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















