Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Иң кызыклы сыйныф сәгате.
Опубликовано: 01.09.20151 нче сентябрь – белем көне Чирмешән лицее өчен бик зур бәйрәм булды. Тантаналы линейка, җыр-биюләргә төрелгән бәйрәм программасы, укытучыларны котлау сүзләре, кызыклы темаларга багышланган сыйныф сәгатьләре һәрберебезнең күңелендә якты хәтирә буларак кереп урнашты.
Һәрбер укытучы үз сыйныфында талантны үстерү темасына багышланган кызыклы сыйныф сәгатьләре үткәрде. Алар барысы да бай эчтәлеккә ия булулары, укучыларны чын мәгънәсендә кызыксындырулары белән аерылып тордылар.
Шулар арасында 6”а” нчы сыйныфта Галләмова Гөлия тарафыннан үткәрелгән “Мин сәләтле” исемле сыйныф сәгате аеруча иътибарга лаек. Ул бүгенге көндә иң актуаль темага – мәктәп укучыларының сәләтләрен үстерү мәсьәләсенә багышланган иде. Галләмова Гөлия сәләт төшенчәсенә гомуми күзәтү белән генә чикләнеп калмый, укучыларның әлеге төшенчәне күзаллау дәрәҗәсенә, сәләтлелек турында татар халкында бик күп мәкаль-әйтемнәр булуына игътибар итә, Чирмешән лицее укучыларының нинди сәләтләргә ия булуларын, ирешкән казанышларына туктала, талантны үстерү өстендә актив эшчәнлек алып бару кирәк икәненә басым ясый. Сыйныф сәгатенә шушы лицейны тәмамлаган яшь талантлар да килгән иде. Алар, укучылар арасында чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәтеп, балаларны үз талантларын яшермәскә, һәрвакыт актив булырга канатландырып җибәрделәр.
Сыйныф сәгатенең нәкъ менә 6 нчы сыйныфта үткәрелүе зур әһәмияткә ия, чөнки әлеге темага караган әңгәмәләр укучыларга бүгенге көннән үк үзләренә туры килерлек һөнәр төрен сайларга һәм алдагы елларда аны билгеле бер юнәлештә үстерергә, камилләштерергә мөмкинлек тудыралар. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Укучыларның талантларын күрә белү, үстерү, аны камилләштерү – һәр педагогның изге бурычы!!!
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















