Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д. 60 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Alsu.Sharapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнекаменский детский сад "Умырзая" |
| Руководитель: | Шарапова Алсу Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекаменский детский сад «Умырзая» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әкият аланында 17.04.2019

Бакчабызга йөрүче балалар тәрбияче Әлфинә Фазыл кызы җитәкчелегендә мәктәпнең башлангыч класс укучылары игътибарына рус халык әкияте "Куян өе"н тәкъдим иттеләр.
-
"Ак калфак" та кунакта. 16.04.2019

"Ак калфак" татар хатын-кызларының чираттагы утырышы бүген Тубэн Кэминкэ авылы мәдәният йортында узды. Бу җыенда балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинә Фазыл кызы һәм пешекчебез Рабига Кәлимулла кызы да катнашты.
-
12 апрель- Космонавтика көне. 12.04.2019

Безнең балалар бакчасында космонавтика көне буенча балалар белән әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче апалары ярдәме белән балалар төсле кәгазьләрдән ракеталар ясадылар.
-
Без язны яратабыз. 05.04.2019

Бакчабызда "Без язны яратабыз" атналыгы үтте. Бу атна буена балалар язгы табигатьне күзәттеләр, тышкы билгеләренә карап кошларны танып-белергә өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар. Тәрбияче апалары белән бергәләшеп яшелчә үсентеләрен тәрбияләделәр, махсус савытларга чәчәкләр чәчтеләр.
-
Көлегез, көлегез, файдасы куп белегез! 01.04.2019

Балаларны көлү көне белән таныштыру, кызыклы уеннар уйнарга теләк тудыру,көлеп яшәүнең бик әһәмиятле булуын аңлату максатыннан балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинә Фазыл кызы кызыклы уен-тамаша уздырды.
-
Милли курчаклар бәйгесе. 23.03.2019

Чирмешән муниципаль районы кысаларында үткәрелгән, Идел буе халыкларының милли киемнәрендә курчакларны иң яхшы эшләү бәйгесендә катнашып, тәрбияче Гафурова Әлфинә Фазыл кызы "Иң яхшы башкорт костюмы" номинациясендә җиңү яулады.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2019

Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Кунак булып килгән Нәүрүзбикәгә балалар үзләренеэ сәләтләрен күрсәттеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар, учакта пешкән пылау белән сыйландылар. Нәүрүзбикә дә балаларга үзенең күчтәнәчләрен тапшырды.
-
Иң кадерлем син минем! 07.03.2019

Ана назы- җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
-
Әтиләр- илнең терәге. 22.02.2019

Бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар әтиләрен, абыйларын, бабаларын котлап үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Юл иминлеге иленә сәяхәт 08.02.2019

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, аларны бозмыйча үтәргә кирәклеген аңлату максатыннан бакчабызда "Юл иминлеге иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чарада әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар. Бергәләшеп уен-конкурсларда көч сынаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, юлда үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Бәйрәм шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән дәвам итте.












