Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | nikamenka@mail.ru, Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы узды 15.09.2017

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
-
Варислар сафына бастык 15.09.2017

15 нче сентябрь-Татарстан Варислары берлегенең туган коне.
Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына алдык.Аларга бу эшләренең башлау өчен,8 нче сыйныф укучылары варисларның эмблемасы булган галстукларны тактылар. -
Көзге уңышлар җыела 08.09.2017

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә икенче икмәк - бәрәңге алынды. Укучылар һәм укытучылар көче белән бәрәңге кышкы саклауга урнаштырылды.
-
Финанс өлкәсендә грамоталылык 07.09.2017

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә "Финанс өлкәсендә грамоталылык" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Авылның чисталыгы синнән башлана конкурсы нәтиҗәләре
04.09.2017
Яз айларында игълан ителгән "Авылның чисталыгы синнән башлана" конкурсының нәтиҗәләре мәгълүм булды. Тбән Кәминкә төп белем мәктәбенең укучылары Галәутдинов Булат, Закиров Исмагил, Гафуров Илназ, Агзамова Чулпан бәйгедә актив катнашулары өчен район администрациясе тарафыннан Мактау грамоталары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга уңышлы уку еллары, гел яхшы билгеләр алуларын теләп калабыз. Киләчәктә дә төрле бәйге-ярышларда яңадан-яңа җиңүләр яулауларына ышанып калабыз.
-
Экстремизмга каршы көрәш айлыгы. “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән терроризмга каршы ачык сыйныф сәгате. 02.09.2017

2 нче сентябрь көнне Түбән Кәминкәт төп белем бирү мәктәбендә “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән терроризмга каршы ачык сыйныф сәгате үтте.
-
1 сентябрь - "Белем көне". 01.09.2017

1 сентябрь - "Белем көне". Шул уңайдан Түбән Кәминкә төп белем мәктәбендә зур бәйрәм булды - "Белем көне" бәйрәме булып узды.
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне 22.06.2017
Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә. 22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларга һәм бик күп шәһәрләрне басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерәләр һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучыларгы искә алалар. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уза. -
Россия көне белән котлыйбыз! 12.06.2017

12 июнь - Россия көне. Бүген без Ватаныбызның иң яңа тарихындагы аеруча мөһим вакыйгалар белән тарихи бәйләнгән дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатлары съезды Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул итә. Бу көндә безнең күп милләтле бердәм Россия халкы үзенең иксез-чиксез Ватанын - меңьеллык тарихы һәм шанлы рухи һәм мәдәни традицияләре булган бөек илен хөрмәтли.
Түбән Кәминкә төп белем мәктәбе коллективы барлык ватандашларын әлеге олуг бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикли һәм киләчәк тормышта аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, иртәгәге көнгә ышаныч һәм сәламәтлек теләп кала. Бәйрәм белән, дуслар!
-
Укучылар мәктәп бакчасында 09.06.2017

Җәйге яллар башлануга карамастан безнең укучылар бакчадагы өмәләргә бик теләп катнашалар. Суган, кишер, бәрәңге түтәләрендә чүп үскәнне көтмиләр.













