Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская средняя общеобразовательная школа №1 имени Петра Семеновича Курасанова» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский муниципальный район, с. Черемшан, ул. Советская, д. 46 |
| Телефон: | +7(843)-962-57-35 |
| E-Mail: | cher1_58@mail.ru; sch1.cheremshan@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанская СОШ №1 им. П. С. Курасанова" |
| Руководитель: | Юрина Наталья Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1862 |
| У нас учатся: | 327 обучающихся, 5 воспитанников |
| У нас учат: | 38 педагогов, 1 воспитатель. |
Новости школы №1
Тукай бәйрәме.
Опубликовано: 26.04.2013Бүген, 26 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 127 еллыгына багышланган районкүләм зур бәйрәм үтте. Бәйрәмдә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар катнашты. Бәйрәм Габдулла Тукай шигырьләре һәм аңа багышланган шигырьләр, җырлар, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунакларга эчтәлекле презентация тәкъдим ителде. Чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар: Муратшина Лилия, Маркова Полина , Кузина Елена Тукай шигырьләрен башкардылар, ә Гатауллина Гөлназ "Туган авыл" җырын башкарды.
“Тазарта алмадым дөньяны, керләнеп беттем үзем” — бу юллар Тукайның соңгы шигырьләренең берсеннән. Бик тә пессимистик сүзләр. Әмма шагыйрьнең үзенә районыбызда үткән олы тантаналы шигърият бәйрәменә җыелган халыкның күплеген, аларның ачык, ихлас йөзләрен, нурлы күзләрен күрергә насыйп булса, андый төшенке фикерләреннән тиз үк кайтыр иде. Тукай юк, әмма аның иҗаты дөньяны һаман пакьләндерә, сафландыра, күңелләрне нурландыра.
Источник: ЧерСОШ№1
К списку новостей













