Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Күңелле очрашу.
Опубликовано: 11.02.201721 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Укучыларда милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру -безнең төп бурычыбыз. Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә башланды . Шундый чараларның берсе- Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов белән очрашу.
Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Фәрид Зәки улы Корманов21 нче гыйнвар көнне Яуширмә авылының Мәдәният йортында Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары ,Мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китпаханәсе мөдире-Зарипова Ләлә ,музей хезмәткәрләре белән очрашты. Ул очрашуда Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды. Оешма татар яшьләрен милли үсеш хәрәкәтенә җәлеп итү максаты белән аларны барлау, бер-берләре белән таныштыру, берләштерү чараларын күреп башлап җибәргән эшен.
Фәрид Корманов буюнәлештә уңышлы гына барган эшләр белән тамашачыларны таныштырды. Ял кичәләре, төрле темалар буенча әңгәмәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, “Габдулла Тукай истәлегенә багышланган “Мин татарча сөйләшәм”, Чәк-чәк бәйрәмнәре, өлкә күләмендәге Татар мәдәнияте көннәрен оештырып, концерт программаларын үткәрү Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелгән.
Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үткән ел 1235 данә федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен Татарстаннан алып кайткан, быел да мәктәпләрдән гаризалар җыеп. бу эшне башкарган.Очрашуда аңа укучыларукучыларУл очрашуда алган тәэсирләрен авыл китапханәсендәге истәлек дәфтәренә язып калдырды.
Нәтиҗә ясап ,шуны әйтәсе килә: телне өйрәнү, татар әдәбияты белән танышу өчен яшьләрдә милли хисне тирәнәйтүдә Төмән өлкәсендәге “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы ,дөрестән дә,зур эшләр башкара. Мәдәният йортында булган очрашу күңелләрдә җуелмас тирән эз калдырды
К списку новостей









