Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Татар киносы нихәлдә?
Опубликовано: 11.02.2017“Җәмәгатьчелек игътибарын Россия кинематографына җәлеп итү өчен, 2016 елда Россия Федерациясендә Россия киносы елын үздырырга карар кылам”, – дип язган иде Президент Владимир Владимирович Путин имзалаган 503 карарда. Россия киносы елы уңаеннан үзебезнең киноны популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне үстерү бурычлары куелган иде . Ә татар киносы үзенең лаеклы урынын яулый алырмы? Гомумән, бүгенгесе ни хәлдә киләчәге бармы татар киносының? Менә шул һәм башка күп сорауларга 9 нчы февраль көнне җавап таба алдылар Яуширмә мәктәбенең 8-11сыйныф укучылары “Татар киносы: бүгенгесе һәм киләчәге” исемле әңгәмәдән.Үздырылган әңгәмәдә “Татар киносы: бүгенгесе һәм киләчәге”турында Яуширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы ,2016 нчы елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан кино сәнгате үсеше турында авыл китапханәсе мөдире -Зарипова Ләлә сөйләделәр, Татарстанда кино төшерү кыенлыкларын мәктәп китапханәсе мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучысы-Сахапова Энҗе Заһит кызы әйтеп узды,11нче сыйныф укучысы Гафиятуллин Илназ Минхәт улы” Татар киносы тарихы”на багышланган ,ә 10 нчы сыйныф укучысы Дәүләтшина Зәлинә Гүмәр кызы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча «Ак чәчәкләр» фильмы-ел вакыйгасы”дигән проект эшләрен якладылар. Уздырылган чара укучылар күңелендә зур тәэсир калдырды.
Йомгаклап ,шуны әйтәсе килә: кино төшерү тиешле тәртипкә салынган очракта гына без үзебезнең сыйфатлы фильмнарыбызны тамаша кылу бәхетенә ирешәчәкбез.
К списку новостей









