Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Серле дөньядагы күңел кичерешләре.
Опубликовано: 17.02.2017Чистай районы Татарстанның иң гүзәл җирендә, нәкъ уртасында, саф сулы Кама елгасы буйларында урнашкан. Шундый матур табигать кочагында туып үскән кеше матур әдәбиятка битараф булып кала аламы икән соң? Дөрестән дә, Туган ягыбыз данлыклы шәхесләргә бик бай. Бер Яуширмә авылы гына да татар әдәбиятына классик Гаяз Исхакыйны, күренекле нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповны, тел белгече, университет галиме Рабига Хәкимованы, күренекле шагыйрә ,тәрҗемәче Флера Тарханованы биргән.
2017нче елның 25 нче маенда шагыйрә, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Габдрахман кызы Тархановага 70 яшь тула. Аның иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан 14 нче февраль көнне Яуширмә авылының Мәдәният йортындаурнашкан авыл китапханәсендә авыл китапханәсе мөдире -Зарипова Ләлә һәм Яуширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары ,татар теле укытучылары –Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы Һәм Сәхапова Энҗе Заһит кызы белән берлектә “Серле дөнья”дип аталган әдәби кичә уздырылды. Кичә Флера Тарханованың”Алтын уклар “әкиятен сәхнәләштерү белән башланып китте. Авыл китапханәсе мөдире -Зарипова Ләлә тарафыннан оештырылган курчак театрының эшчәнлеге турында аеым тукталып үтәсе килә .5 нче сыйныф укучысы -Гайнуллина Алсинә,6 нчы сыйныф укучылары-Вәлиева Гөлназ,Залалов Айнур,8 нче сыйныф укучысы-Бадронова Гөлгенә кулдан тегелгән курчаклар һәм үзләре ясаган декорация ярдәмендә Флера Тарханованың”Алтын уклар “әкиятен тамашачының күңелен җәлеп итәрлек сәхнәләштерделәр.
Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе — туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә авыл китапханәсе белән берлектә халкыбызның матур сәньгате — театр белән балараны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.
“Серле дөнья”кичәсендә Флера Тарханованың тормыш юлы белән 6 нчы сыйныф укучысы- Залалов Айнур, әдәби һәм тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге белән әдәбият укытучысы-лилия масель кызы таныштырды.” Өч каурый”, ”Алтын уклар “әкиятләр китабына авыл китапханәсе мөдире -Зарипова Ләлә күзәтү ясады. 7 сыйныф укучылары -Гайнуллина Адилә “Серле дөнья” китабына,Гаязова Рузилә “Карлыган һәм чия”китапларына бәяләмә бирделәр. Шушы китапларга кергән шигырьләрне Гайнуллина Айзилә, Сардарян Маис,Фатхутдинова Азалия,Нуриманов Айнур,Тимур,Залалов Айнур , Дияров Рифатлар сәнгатьле итеп сөйләделәр .
Әйе, Флера Тарханованың 20 ләп китабы (лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр һәм тәрҗемә китаплары) басылып чыкты. Ул- лирик пландагы, тирән хис-кичерешләр шагыйрәсе. Аның шигъриятендә сагыш-шатлыклар белән сугарылган мәхәббәт, балачак, яшьлек хәтирәләренә бәйле табигать күренешләре, туган авыл, туган төбәк, ил-халык, яшәеш, милләт язмышы - барысы да ихлас рәвештә, шагыйрәнең үзенә генә хас тел-тасвирлау чаралары белән бәян ителә. Флера Тарханованың күңел дөньясы -серле дөнья.Серле дөньядагы кичерешләрне кичә барышында катнашучылар күрсәтергә омтылдылар.
К списку новостей









