Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Белем җәүһәрләре
Опубликовано: 17.02.2017Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Алдан расланган план буенча Яуширмә авылының Мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә карата14 нче февраль көнне гаиләләр белән берлектә “Белем җәүһәрләре”дигән КВН уздырылды.
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Туган тел көненә әзерлек кысаларында оештырылучы бәйгегә Гайнуллина,Мостафина,Залаловлар гаиләсе чакырылган иде.Оештырылган КВН гаиләләр арасында иң тапкыр,иң зирәк гаиләләрне билгеләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Уздырылган чара туган телебез - татар телендә барды.Төрле ярышларны кызыклы, мавыктыргыч итеп Яуширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Марсель Фәсхетдинова,авыл китапханәсе мөдире –Зарипова Ләлә алып бардылар.Гаиләләр ярышкан арада Яуширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сахапова Энҗе ,Зарипова Ләлә тарафыннан әзерләнгән төрле сораулар тамашачыларга бирелде. Яуширмә урта мәктәбенең 2-4,7нче сыйныф укучылары музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. Без аларның үз телләрендә никадәр матур итеп җырлаганнарын,оста итеп татар һәм рус биюләрен биегәннәрен күрдек.Гайнуллина,Мостафина,Залаловлар гаиләсе төрле ярышларда,интеллектуаль уеннарда катнашып туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә алдылар. Уендатуган телебезнең төрле тармакларын үз эченә алган сорау- җаваплар алынды., укучылар зур кызыксыну белән уйнадылар. Җавап дөрес булмаса, борчылдылар, дөрес иттереп әйтсәләр, самими шатландылар. Ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар. Җавап бирә алмаган сорауларга җаплар бирделәр.
Нәтиҗә ясар өчен сүз жюри әгъзаларына бирелде. Алар катнашучы гаиләләргә төрле номенацияләр буенча рәхмәт хаты ,китаплар тапшырдылар.
КВН “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей









