• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Чистопольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждение

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18
Телефон: +7(843)-423-40-12
E-Mail: Skutl.ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кутлушкинская ООШ"
Руководитель: Шакирова Раиса
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 27 обучающихся, 12 воспитанников
У нас учат: 9 учителей, 2 воспитателя

Яңалыклар.

Күңелләрдә матур тәэсир калды

Опубликовано: 03.12.2018

27нче ноябрь  көнне Яуширмә  урта  гомуми белем мәктәбендә татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүмат бирү,татар милли киеме, милли бизәге турында белемнәрне үстерү,татар милли традицияләре, гореф-гадәтләренә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә, хезмәткә мәхәббәт, аңа омтылыш тәрбияләү максатыннан” Халкыбызның күңел җәүһәрләре “дигән класстан тыш чара үтте.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре дигәндә, без татар милли киемен, бизәнү әйберләрен, һәм нәфислеге, матурлыгы белән күз явын алырдай кул эшләрен күз алдында тотабыз.Үткәрелгән чарада да милли киемнәрне, бизәнү әйберләре, чиккән сөлгеләр, уенчык сандык,чиккән кул хезмәтләрен күрергә мөмкин иде.

Яуширмә  урта  гомуми белем мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары,Мәдәният хезмәткәрләре ,авыл китапханәсе мөдире-ЛәләЗарипова, Гаяз Исхакый  музееның җитәкчесе-Рәсимә  Марсель кызы  уздырылган чарада халкыбызның күңел бизәкләре турында сөйләп тамашачыларны ,укучыларны таныштырдылар.

Әйе,татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүматлар тыңлаучыларны битараф калдырмагандыр. ”Кәләпүшем,кәләпүш”,”Бии итек,читекләр” дигән җырлар тамашачылар күңелен тагын да күтәрде.

Кешелек дөньясының һәрвакыт матурлыкка омтылганын, халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыруын “Халкыбызның күңел җәүһәрләре “дигән чараны алып баручы –Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова   сөйләде.”Халкыбызның күңел бизәкләре” турындагы перзентация һәр чыгышны тулыландырды.Чарада катнашучыларга , татар милли киемнәре,милли бизәкләр белән һәрдаим мәктәптәге чараларга ярдәм итүче балалар бакчасы хезмәткәрләренә чын күңелдән   рәхмәт әйтәсе килә.

Йомгаклап ,шуны әйтәсе килә:яшь  буын буыннан-буынга күчеп килгән якәрләрне кадерләп сакларга, төрле кул эшләрен өйрәнергә тиеш. Халкыбызның милли милли традицияләре, гореф-гадәтләренә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә мәхәббәт саклансын иде.

 



К списку новостей