Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Күңелле очрашу
Опубликовано: 17.02.20156 нчы февраль көнне Яуширмә авылының Мәдәният йортында “Шигъри мизгелләр” дигән әдәби кичә булып үтте.Бу кичә Чистай узәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе рәисе ,Чистай шәһәре узәк территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе -Тәбрис Харис улы Гыймалетдинов һәм җирле шагыйрә- Минзифа Әхмәтшина белән очрашуга багышланган иде.
Оештырылган чараны авыл китапханәсе мөдире-Ләлә Зарипова оешкан төстә алып барды.
Әдәби кичәдә Минзифа Әхмәтшина үзе белән таныштырды,шигыръләрен тамашачыларга җиткерде һәм үзе чыгарган җырларын чын күңеленнән һәркем күңеленә үтеп керерлек итеп җырлады.Аңа Ходай-Тәгалә иҗади сәләт,моң,күңеленә рухи байлык биргән.Тәбрис Харис улы Гыймалетдинов аның талантына зур бәя биреп,Минзифа Әхмәтшинаның берничә шигырен укыды.
Шигъри кичәдә Яуширмә урта мәктәбенең 3-4 нче,7 нче,8 нче,10 нчы сыйныф укучылары актив катнаштылар.Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен илһамла нып,сәнгатьле итеп сөйләделәр.
8 нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Зәлинә М.Әхмәтшинаның “Мәхәббәт дастаны” китабына бәя бирде.Китапка биргән бәя әдибә тарафыннан яратып кабул ителде.
Китапханәче –Ләлә Зарипова әдәби кичәдә сүзне Яуширмә авылындагы шигырьләр иҗат итүче Хөрия апа Низамовага да сүзне бирде.Ул үзенең берничә шигырен укыды.Аның Флера Тархановага багышланган шигырен 10 нчы сыйныф укучысы -Лотфуллина Энҗе сөйләде.10 нчы сыйныф укучысы -Гаязов Рәзил тарафыннан башкарылган “Туган авылым” җыры Минзифа Әхмәтшинаны һәм Тәбрис Гыймалетдиновны һәм башка тамашачыларны таң калдырды.
Мәдәният йорты хезмәткәре- Гүзәлия Закирова Минзифа Әхмәтшинаның җырын тамашачы күңеленә үтеп керерлек башкарды,шулай ук мәдәният хезмәткәре- Наилә Сибгатуллина да туган якка булган җырын моңлы итеп җырлады.
Кичәдә Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы -Лилия Марсель кызы Фәсхетдиновага да суз бирелде.Ул шагыйрәгә үзенең теләкләрен җиткерде,Яуширмә авылына багышлап язган шигырьләрен сөйләде.
Әдәби кичә күңелле,оешкан төстә үтте. Үткәрелгән кичәгә укучыларны Яүширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәхапова Э.З. һәм Фәсхетдинова Л.М. әзерләделәр.
К списку новостей









