Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
И туган тел…
Опубликовано: 02.03.2015ЮНЕСКО инициативасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән ел саен февраль аенда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
Әйе, 21 нче февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан безнең Яуширмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары-Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова, Энҗе Заһит кызы Сәхапова,Фирүзә Радик кызы Минһаҗева, Сәхабетдинова Инария Ягъфәр кызы, Зарипова Ләлә Минһади кызы тарафыннан татар теле һәм әдәбияты атаналыгы үткәрелде.
Укучыларда туган телгә мәхәббәт һәм аның белән кызыксыну хисләре тәрбияләүдә, халыкның культурасын, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтүдә тел һәм атналыкларын роле зур. Бу эшләрне оештыру зур мәшәкатьләр тудырса да, алар беренче көннән үк укучылар тормышына билгеле бер җанлылык кертәләр, җаваплылык хисе кабызып, күп санлы укучыларны актив хәрәкәткә тарталар.
Атналыкның беренче көнендә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “И туган тел, и матур тел ” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичәдә укучылар үзләренең туган телгә булган мәхәббәтләрен шигырьләр, җырлар аша тамашачыларга җиткерделәр.
Җисемнәре туган илдән еракта калын, исемнәре һәм иҗатлары яңадан уз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдипләр арасында татар язучысы Гаяз Исхакыйнын да исеме бар. Ул безнең авылдашыбыз, милләтебез горурлыгы, язучы, сәясәтче, прозаик, драматург.
Мәктәптә Г.Исхакый иҗатын тирәнтен өйрәнүдә дәреснең дәвамы булган сыйныфтан тыш чараларның да әһәмияте зур.
25 нче февраль көнне Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган Нәрсә? Кайда? Кайчан? дигән әдәби викторина булып үтте. Әлеге бәйгедә 7нче,8нче сыйныф укучылары катнашты. Ике сыйныф “Эзтабарлар” һәм “Тапкырлар” командасына бүленделәр. Викторина ике өлештән торды. Беренче өлеш әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сораулар, икенче өлеш Исхакыйның "Корсак", "Галуш", "Корбан гаете",”Мансур”, “Кәҗүл читек” хикәяләре буенча әзерләнгән сораулардан гыйбарәт иде.
Укучылар викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр. Бәйгедә “Эзтабарлар” командасы җиңде. Укучылар викторинада катнашып үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Үткәрелгән викторина Г.Исхакый музее хезмәткәрләре-Рәсимә Марсель кызы Ибраһимова,Гөлүсә Нәҗип кызы Яруллина,татар теле һәм әдәбият укытучылары Энҗе Загит кызы Сәхапова һәм Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова тарафыннан үткәрелде.
Уздырылачак бәйге алдыннан укучылар Исхакыйның хикәяләренә, әсәрләренә карата рәсемнәр буенча да фикер алышулар булды.
К списку новостей









