МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
С 1 по 10 декабря идет декада инвалидов 03.12.2013

С 1 по 10 декабря идет декада инвалидов. Учащиеся нашей школы посещают пожилых инвалидов на дому, помогают им физически и морально. А дети- инвалиды Камалов Ленар и Залялова Альфиня совершенно самостоятельно и очень оригинально сделали аппликации по темам «Букет цветов» и «Шустрый зайчик».
-
Мәктәптә “Уңган , булган әниләр”- дип исемләнгән бик матур кичә булып үтте. 27.11.2013 Мәктәптә “Уңган , булган әниләр”- дип исемләнгән бик матур кичә булып үтте. Барлык әниләр дә, бәйрәмчә бизәнеп, кичәгә килделәр. Әниләрнең иң- иңнәре ярышларда катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

-
Моны белергә кирәк ! 23.11.2013

21 нче ноябрь көнне налог өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре иде.Шул уңайдан 5-6 нчы сыйныф укучылары белән налоглар турында әңгәмә булды.Презентация күрсәтелде.Сыйныф җитәкчеләре Г.Ф. Насибуллина., Г.К.Вилдановаларның чыгышыннан соң,тарих укытучысы И.З.Закиров налоглар турында өстәмә мәгълүмат биреп китте.
-
Терроризм куркынычы янаганда... 22.11.2013

19 нчы ноябрь көнне мәктәптә ата-аналарның чираттан тыш гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта Чүпрәле районы эчке эшләре балиг булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы полиция майоры Халиуллова Лилия Иршат кызы, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Мухаметзянов Радик Усман улы һәм участок инспекторы Шумилов Владимир Иван улы катнашты.
-
Балалар үз хокукларын беләләрме? 20.11.2013

Балалар үз хокукларын беләләрме? Бүген Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре булып үтте. Укучылар үз хокуклары, бурычлары турында сөйләделәр.
-
Көн саен яхшылык кыл! 18.11.2013

Көн саен яхшылык кыл!
Шушы девиз астында һәр җомга ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ булучыларга йөрибез.Үткән атнада 8 нче сыйныф укучылары белән ветеран Зялалетдинов Фатых бабайга шефлыкка бардык. Өй тирә-яннарын, бакчаларын җыештырдык.
-
Бөек Жиңүнең 70 еллыгын каршылап... Һәр сүзләре кадерле. 15.11.2013

Бөек Жиңүнең 70 еллыгын каршылап...
Һәр сүзләре кадерле.
Сигез- тугыз дистәнең чиген узган ветераннарыбыз белән очрашып сөйләшеп калу - барыбызның да изге бурычы. Аларның һәр сүзе кадерле, олы тарих.Без укучылар белән аларның өйләрендә булып, әңгәмәләр корып, чын күңелдән сөйләшеп кайттык.
-
День народного единства. 02.11.2013

В школе были проведены мероприятия, посвященные «Дню народного единства»,в которых активное участие приняли ученики старших и младших классов. Учитель истории Закиров И.З. организовал для ребят выставку литературы «Патриотизм не лозунги не фраза, а ежедневные полезные дела» и провел беседу о дружбе и братстве народов России на тему: «Я, ты, он, она – вместе дружная семья».Педагог - организатор Вильданова Г.Ф. провела игру- путешествие по сказкам: «О силе, мужестве, патриотизме».
-
Көзге бал. 01.11.2013

Кичә мәктәптә “Алтын көз, сине яратабыз без”- дип исемләнгән зур бәйрәм кичәсе булды. Кичәгә урман җәнлекләре, йорт хайваннары, кош-кортлар килгән иде. Бу әкият геройлары табигатьне яратырга, аны сакларга киңәш бирделәр һәм алдашу, урлау кебек начар гадәтләрне булдырмаска кирәклеген төшендерделәр.
-
“Һәркөнне игелек кыл!” 26.10.2013

Мәктәптә “Һәркөнне игелек кыл!” исеме астында шефлык эше дәвам итә. Укучыларыбыз белән, график буенча, сугыш һәм тыл ветераннарына, ялгыз картларга һәрдаим ярдәм итәбез. Алар безне бик ачык каршы алалар. Хәтта эшләре булмаганда да, хәлләрен белеп, күңелләрен күрергә тырышабыз. Бүген без Халиуллина Бану апаларда. Су кертеп, тирә- якны чистартып аз гынә булса да ярдәм итеп кайттык.










