МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
3-й день лагеря. 05.06.2019

Сегодня в 3- день лагеря под названием «Здравствуй лето! Здравствуй праздник!» была организована экскурсия. В ходе похода дети играли в различные игры, веселились.
-
Открытие лагеря. 03.06.2019

Началась летняя пора отдыха детей. В нашей школе был организован пришкольный лагерь под названием «Солнышко».
-
Соңгы кыңгырау. 27.05.2019

25 нче май - иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген илебез мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.Соңгы кыңгырау ул зур тормышка, олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу - хушлашу тавышы.
Безнең мәктәптә дә, нәкъ 9 ел элек 4 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килгән балалар өчен, Соңгы кыңгырау чыңлады. Инде алар бүген буй җиткән кызлар һәм егет булдылар. Алар янында әниләре кечкенә генә булып калганнар. Тормыш юлларында чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телибез! Укучыларны котларга Буа элеваторы генераль директоры Хакимов Газинур Хабибулла улы, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе башлыгы Халитов Тәлгать Әхмәтсафа улы, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Мухаметзянов Радик Усман улы килгән иде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә генә тапшыруларын теләделәр, истәлеккә бүләкләр дә тапшырдылар. Укучылар да аларга үзләренең җыр һәм шигырь юллары аша тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Хәерле һәм уңышлы юллар сезгә, кадерле укучылар!
-
Бөтендөньяны берләштергән бәйрәм
08.05.2019
Ярларына сыеша алмыйча аккан ташкынны хәтерләтүче Үлемсез полк, хәтерләрне яңартучы җыр – музыка, йөрәкләрне тетрәндергән легендар Левитан тавышы һәм Җиңү салюты –барысы да Бөек бәйрәмнең төп күренешләре.
Үлемсез полк ташкынының бер кечкенә агымыдай, без дә ,ягъни мәктәп коллективы, укучылар, авыл яшьләре дә шул агымга кушылдык. Әтиләребезнең,бабаларыбызның,авылдашларыбызның фотосурәтләрен күтәреп урамнан үтү бездә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре тудырды.
Бәйрәм тантанасы авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюсты каршында дәвам итте. Тантанага күп кунаклар килгән иде.
Бәйрәмне мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов ачып җибәрде. Ул сугышта катнашкан мәрхүм әтисен, мәрхүм булган авылдаш сугыш ветераннарын искә алып, аларның һәркайсы хакында матур истәлекләрен җиткерде.Сугыш китергән югалтуларның никадәр зур булуына мисаллар китереп, бу афәтне кабат булдырмау өчен һәркемнең үзеннән өлеш кертергә тиешлегенә басым ясады. Үз чиратында, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов сугыш һәм тыл ветераннарына, авыл халкына район башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның котлау сәламен җиткерде.
Тантанада укучыларның матур чыгышлары һәркемнең күңелендә якты истәлек калдыргандыр дип әйтәсе килә.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы да матур хәтирәләр калдырып үтеп китте. Алда матур эшләр, тыныч көннәр, аяз күк йөзләре өмет итеп, киләсе бәйрәмнәр дә шундый матур итеп үтәр дигән өметтә калабыз.
-
Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2019

26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай исеме, аның шигърияте яхшы таныш.
-
Доброе дело. 23.04.2019

Посадка деревьев создает естественную среду обитания и этим помогает сохранять окружающую среду и животный мир.
-
Космонавтика көне. 12.04.2019

12 апрель - Космонавтика көне буларак бәйрәм ителә. Шушы уңайдан мәктәптә, сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Экологический месячник. 11.04.2019

Доброй традицией в нашей школе становится проведение экологического месячника, как формы успешного сочетания урочной и внеурочной деятельности по воспитанию экологической культуры, здорового образа жизни.Старт для проведения месячника даем на общешкольной линейке, с объявления конкурсов. 10 апреля организовали очистку территории.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2019

Нәүрүз − төрки халыкларының кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 нче мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган, «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.
Нәүрүзне безнең татар халкы да бәйрәм итә. Бүген бездә укытучылар,укучылар “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үттек. Бәйрәмдә шигырьләр сөйләдек, җырладык һәм презентация карадык. Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы бик күп мәгълүмат тупладык. Соңыннан кайнар коймак белән чәй эчтек. Шулай итеп, безнең халкыбыз ял да итә, тырышып эшли дә белә икән.
-
УРОК МИРА.
19.03.2019
18 марта, в нашей школе прошли уроки мира. Используя анимацию, красочную графику (просмотр увлекательного мультфильма,) учитель истории и обществознания Закиров И.З. познакомил учащихся с Общемировыми целями устойчивого развития. Общемировые цели – это план действий для всего человечества по решению основных проблем, стоящих перед планетой.










