МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Мәчеттә – бәйрәм.
Опубликовано: 22.03.2012
Мәчеттә – бәйрәм.
18 нче март көнне балалар һәм әбиләр авылыбыз мәчетенә җыелдылар.
Мәчеттә,үз ихтыяры белән балаларга дин дәресләре алып баручы мәктәп пешекчесе Камалова Алия апа “Әбиләр һәм оныклар” – дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе оештырган иде.
Бәйрәмгә районыбызның мөктәсибе Фәһим хәзрәт һәм Яңа Кәкерле урта мәктәбе директоры Ш. М. Абдрахманов та чакырулы иде.
Бәйрәм Фәһим хәзрәтнең бик матур дога укуы һәм кыйммәтле вәгазьләре белән башланып китте. Шуннан соң балалар өйрәнгән догаларын матур итеп укып күрсәттеләр. Әбиләренә дә тыныч утырырга мөмкинлек бирмәделәр. Дини темаларга кагылган табышмаклар, сораулар биреп, аларның “белемнәрен тикшерделәр”. Алия апа гыйбрәтле хәлләр белән таныштырды. Кичә ахырында Ш. М. Абдрахманов үзенең кичерешләрен һәм теләкләрен җиткерде. Шулай ук авылыбызның хөрмәтле ветеран-укытучысы Гелира апа Җамалетдинова зур рәхмәтен әйтеп, кичәгә карата соклануын белдерде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Алия апа үзенең бик кечкенә булган хезмәт хакыннан бүләкләр әзерләгән иде.
Ходай үзенә әҗерен бирсен!
Бәйрәм мул өстәлләр артында дәвам итте. Кичәдән таралганда һәр баланың йөзендә бәхет чаткылары иде.
Кичәдә катнашучы: Г. Ф. Насибуллина.
К списку новостей










