• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Аулак өй.

Опубликовано: 03.04.2012

Бүген бездә аулак өй!  

Татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре гасырлар дәвамында үз-үзен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җитә алган икән, бу инде буыннар арасында чылбыр өзелмәгән дигән сүз.Ә бит әниләребез һәм әбиләребез вакытына күрә матур итеп эшли дә, ял да итә белгәннәр.
Мисал итеп “Аулак өй”ләрне, ”Каз өмә”ләрен атап китәргә мөмкин.
Бәйрәмчә бизәлгән залда чигү чигеп, җеп эрләп, оек бәйләп кызлар-апалар утыра. Халилова Сария апа “Гөлҗамал” җырын башлап җибәрә,аңа башкалар кушыла.
27 нче март көнне Яңа Кәкерле  урта мәктәбендә үткәрелгән “Аулак өй” шулай башланып китә.Кичә баршында татар халык көйләре әледән-әле яңгырап торды. Халкыбызның гоеф –гадәтләрен үзендә чагылдырган “Аулак өй” төрле уеннары,такмаклы биюләре,мөнәҗәтләре белән тамашачыларны үзенә  җәлеп итеп торды.Бигрәк тә егетләр - мәктәп директоры Шамил абый Абдрахманов, шушы мәктәптә газ операторы булып эшләүче Илгиз абый Зиннатуллин һәм тугызынчы сыйныф укучылары Эмиль һәм Ранисларның җырлап килеп керүләре тагын да җанлылык өстәп,бәйрәмне  матурайтып җибәрде. Гармунчы егет –Шамил абыйның “Чабата” биюе көен уйнап җибәрүенә,Садыйкова Дидәрә апа һәм Айнетдинова Факия апаларның такмак әйтеп биеп китүләре барлык тамашачыны дәртләндереп җибәрде.Алкышлардан мәктәп яңгырап торды.Илгиз Зиннатуллинның гармун уйнавы  ,аның тормыш  иптәше Зәйтүнә апа Зиннатуллинаның җырлавы барысының да күңеленә хуш китерде. Кунак кызы ролен башкаручы Фазилә Айметованың чыгышы күпләрдә соклану тудырды.Авыл китапханәчесе Миначева Райнә,мәдәният җитәкчесе Гөлия Вәлиуллина һәм аулак өйне оештыручы,сәхнәләштерүче мәктәпнең педагог-оештыручысы Мәдинә Замалтдиноваларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм татар ашларыннан әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.Аулак өйдә катнашучылар да ,тамашачылар да бик канәгать булып таралыштылар. Киләчәктә дә шушындый чараларны үткәреп,үз күңелебезне үзебез күрә алсак иде. Халкыбызның тәрбиягә корылган уен-йолалары онытылмасын иде. 


Барлык тамашачылар соравы буенча. Яңа Кәкерле урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Җамалтдинова Мәдинә Нурулла кызы.

 



К списку новостей