МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл бел!
Опубликовано: 14.04.2012
Эшлекле очрашу.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү күп бәла-казалардан коткара. Моны барыбыз да аңлый. Шуңа да мәктәптә даими инструктажлар үткәрелеп, балаларны өйрәтеп, кисәтеп һәм укулар үткәреп тору - һәр тәрбияченең төп бурычы. Бигрәк тә, янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны бирергә тырышабыз. Төзелгән план һәм график буенча укулар үткәрү,сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр оештыру, тормыш иминлеге дәресләре барысы да эзлекле рәвештә алып барыла.Күптән түгел Яңа Кәкерле урта мәктәбендә, районның янгынга каршы көрәш күзәтүчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Марс Харис улы Хамидуллин мәктәпкә килеп ,хезмәткәрләргә һәм мәктәп укучыларына янгынга каршы көрәш буенча эчтәлекле лекция укыды,укучыларның күптөрле сорауларына җавап бирде.Теоретик белемнәр практик рәвештә, эвакуация үткәрү ярдәмендә ныгытылды.Марс Харис улы Хәмидуллинның мәктәпкә килеп эчтәлекле лекция укуы һәм укучыларның күптөрле сорауларына җавап бирүе шушы юнәлештә башкарган хезмәтебезгә зур ярдәм булды.Аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Очрашу ахырында М.Х.Хамидуллин төрле күрсәтмәләр бирде,өйрәнүләргә нәтиҗә ясады һәм эвакуация барышында яхшы әзерлекле сыйныф укучыларын билгеләп үтте.
Сәламәтлегебез дә, иминлегебез дә, тормышыбыз да үз кулыбызда.
Яңа Кәкерле урта мәктәбе
Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә рәисе : Г.Ф.Насибуллина
К списку новостей










