• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

“Тукай – моңнар дәрьясы”

Опубликовано: 24.04.2012

Мәктәптә 23 нче апрельдән  Татар теле һәм әдәбияты  атналыгы  башланып китте. Методик берләшмә утырышында  расланган план нигезендә күптөрле чаралар оештыру каралган иде.  Атнаның беренче көне  “Бөтендөнья китаплар һәм  аларны саклау  көне”нә багышланган иде. Китапханәче Вилданова Дилүзә китаплар, аларның сакланышы һәм яңа кайтканнары белән таныштырды. Кызыклы мәглүматьлар бирде.
“Тукай – моңнар дәрьясы”  дип исемләнгән әдәби – музыкаль монтаж  белән бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты аркылы аның бөтен тойгы- кичерешләре укучыларга ирештерелде. 5нче сыйныф  укучыларының  чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.Сыйныф җитәкчесенә (Ахметзянова Г.Б.) рәхмәтебезне җиткерәбез.
“Шигъри тәләшләр” исемендәге яшь иҗатчыларның яңа гына табадан төшкән  шигырьләре һәр көнне тәнәфесләрдә яңгырап тора.
Бүген бездә Шигырь бәйрәме. 1-11нче сыйныф укучылары Г.Тукай  шигырьләрен   татар, рус, инглиз телләрендә укыдылар. Инглиз теле укытучысы  Шумилов И.В. шагыйребезнең  “Туган тел”ен  сәнгатьле итеп сөйләп барыбызны да сөендерде. 6нчы сыйныф укучыларының  “Таз”  шигыренә инсценировкалары бик уңышлы чыкты.
 



К списку новостей