• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Батырларның даны мәңгелек!

Опубликовано: 05.12.2016

Тарихлардан һәм әдәби әсәрләрдән укып белгәнебезчә, 1941 нче елның  5 - 6 нчы декабрь - Бөек Ватан сугышының  кискен борылышы, ягъни  совет гаскәрләренең контратака башлаган көннәре. Шушы тарихи момент  фашист гаскәрләренең җиңелүенә китерә, ә   совет халкының җиңүгә зур ышанычын тудыра.

  1941 нче елның 27 нче ноябрендә “ Кызыл йолдыз” газетасында 28 герой- панфиловчы  турында очерк басылып чыга.  Бу язмада Дубасеково тимер юл разъезды янында  2 нче батальонның  4 нче ротасы   сугышчылары фашистларның  11 нче танк дивизиясенә  каршы дүрт сәгатьтән артык  батырларча көрәш алып баруы турында языла. Анда  28 батыр сугышчының фамилияләре телгә алына.  Дөрес, соңрак бу сугышта 140 тан артык төрле милләт вәкилләренең катнашуы һәм аларның 100 дән артыгының  һәлак булулары  билгеле була . Сугышчыларның фамилияләрендә дә төгәлсезлекләрнең  булуы беленә. Ни генә булмасын, хәрби оборона министрының архивыннан алынган мәгълүматлар буенча, 1075 нче укчы полкның  16 нчы ноябрьдәге тигезсез каршылыклы сугышта фашистларның 15 танкы,  800 солдаты юк ителүе  билгеле була. Инде шуннан соң фашистлар бүтән Мәскәү ягына таба һөҗүм ясамыйлар.  Ә  1942 нче елның гыйнвар башында  дошман гаскәрләре Мәскәү яныннан 100-250 километр  ераклыкка алып ташлана.

      Без, 21 нче гасыр балалары, бүген  сугыш чоры балалары белән берлектә каһарман панфиловчыларны  искә алып, аларның батырлыклары алдында баш идек. Авылыбыз горурлыгы  булган  Зариф Закир улы Алимов бюстына венок куйдык.  

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!



К списку новостей