• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

"Последний звонок"

Опубликовано: 27.05.2012

Күпләрне кабат балачагына кайтарган җиз кыңгырау тавышы бөтен авыл халкын, эшләрен ташлатып, мәктәпкә килергә мәҗбүр итте. Инде традициягә әйләнеп барган бик матур күренеш: авылның яше-карты бәйрәмнәрдә мәктәпкә агыла.

Менә бик матур бизәлгән залга беренче сыйныф укучыларын җитәкләп, чыгарылыш сыйныфлар керә. Аларга карап кемнәр генә сокланмагандыр да кемнәр генә моңсуланмагандыр. Сокланмый мөмкинме соң?! Барысы да матурлар, ак япмалар, ап-ак бантиклар кызларны бала-чагага әйләндерсә, ә классик стильдә тегелгән костюмнар кигән егетләрне киресенчә олыгаеп, аларның сакчылары итеп күрсәтә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының сәнгатьле итеп шигырь әйтүләре, матур итеп җырлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Хәтта ир-атларның да яшьле күзләрен яшрен генә сөртеп утырганнарын күрергә мөмкин иде. Әле кичә тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады. Район администрациясеннән вәкил итеп җибәрелгән Мавлютов Саммат Салимзян улы үзенең чыгышында балалар саны аз булган мәктәптә шундый матур бәйрәм оештырылуына соклануын белдерде.

Мәктәп администрациясе “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен оештыручы, әзерләүче сыйныф җитәкчеләре Гөлинә Кабирҗан кызы Вилданова, Дилүзә Иршат кызы Вилданова һәм Лилия Нәбиулла кызы Замалтдиноваларга рәхмәтен белдерде.

Алда имтиханнар...

Уңышлар сезгә укучылар, укытучылар!

МО җитәкчесе Г.Ф. Насибуллина



К списку новостей