• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә ел саен “Кояшкай” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшләп килә.

Опубликовано: 29.06.2012

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрүдә ярдәм итү максатыннан Яңа Кәкерле урта мәктәбендә ел саен “Кояшкай” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшләп килә.

Агымдагы елда да ул үзенең сезонын июнь аеның беренче атнасында ук башлап җибәргән иде. 18 июньдә биредә беренче сменада ял итүче балалар лагерь белән хушлашу бәйрәм-кичәсе үткәрделәр. Кичәгә “Кояшкай”да ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучы балаларның әниләре дә чакырулы иде.

Әйтергә кирәк, биредә балаларның ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Телисең икән, спортзалга кереп шөгыльләнергә, төрле ярышларда, КВНнарда катнашырга, биюләр өйрәнергә мөмкин. Мәктәпнең тирә-юне яшеллеккә чумган, балалар биредә төрле татар халык әкиятләре геройлары сыннары янәшәсендә рәхәтләнеп ял итә алалар (рәсемдә). Лагерьда ял итүче балаларны лагерь җитәкчесе Дилүзә Вилданова һәм тәрбияче Лилия Җамалетдинова иртән кабул итеп алалар. Пешекче Алия Камалова һәм хезмәткәр Ләйсән Камалова балаларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Бәйрәмгә килгән әниләр дә, балалар үзләре дә лагерь тормышыннан бик канәгатьләр, тагын икенче елга да биредә ял итәргә теләүләрен әйтеп торалар.

Лагерь тормышы төрле чараларга бай булган. Мәсәлән, Александр Пушкинның  200 еллыгына багышланган кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырган. Кичәдә балалар аның шигырьләрен генә сөйләп калмаганнар, төрле әкиятләрен дә сәхнәләштергәннәр. Шулай ук, төрле экскурсияләргә дә чыкканнар. Чувашия Республикасының Шомыршы районында урнашкан бассейнга бару исә балалар күңелендә онытылмас хатирәләре белән уелып калган. Авылда үткәрелгән Сабан туенда да лагерьда ял итүче балалар үзләренең җыр-биюләре белән дә бик актив катнашканнар. Бәйрәмгә килгән әниләрнең һәркайсы мәктәп директоры Шамил Абдрахмановка, урынбасары Рамил Абдрахмановка, тәрбиячеләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

 


Римма Мәүлетова



К списку новостей