МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
“Укытучыңны котла!” акциясе.
Опубликовано: 08.10.2012
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе Республика күләмендә үткәрелеп килгән “Укытучыңны котла!” акциясендә бик теләп катнашты. Акция барышында 20 дан артык кеше укытучыларын бәйрәм белән котлады. Алар мәктәптә эшләп лаеклы ялга киткән ветеран укытучыларына чәчәкләр һәм открыткалар тапшырды.Акция барышында үткәрелгән чараларда укытучылар да, укучылар да һәм студентлар да катнаштылар.7-8нче сыйныф укучылары катнашында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дип исемләнгән әдәби- музыкаль монтаж күрсәтелде. Укучылар көче белән хәзерләнгән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Аларга ветеран укытучылар да чакырылды ,бүләкләр тапшырылды. Укытучылар хөрмәтенә Болгар радиосы аша җырлар соралды. Мәктәп укытучыларына, ветеран укытучыларга 40лап открытка бүләк ителде. Моңа Ульян һәм Казан шәһәрләрендә укучы студентлар җибәргән открыткаларны да (7 открытка) өстәргә мөмкин.
|
№ |
Башкарылган эш төре |
Вакыты |
Кем җаваплы һәм катнашты? |
|
1 |
“Бәйрәмегез котлы булсын!” акция барышында пенсионер укытучылар Камалова Диләрә, Кәримова Җәүһәрия , Багаветдинов Әмирҗан абый белән Гелира апа, Залялов Замир абыйларның өйләрендә булып , укучылар үзләре ясаган кечкенә бүләкләрен һәм чәчәкләрен тапшырдылар. |
01.10.12. |
Педагог-оештыр. 2- 9 нчы сыйныф укучылары. |
|
2 |
Ветеран укытучыларның һәрберсенә бәйрәмгә чакыру кәгазе тапшырылды. |
03.10.12
|
Педагог- оештыручы, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре |
|
4 |
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”-укытучылар көненә багышланган әдәби- музыкаль монтаж һәм концерт. |
05.10.12
|
Педагог- оештыручы, 2-9нчы сыйныф укучылары. |
|
5 |
“Бәйрәмегез котлы булсын!” (мәктәптә куелган почта тартмасына котлау открыткалары һәм хатлар салу) |
Акция барышында |
Вилданова Г.К (профком) 2-9 нчы сыйныф укучылары |
Педагог оештыручы: /.Вилданова Д.И./
10.10.12.
К списку новостей










