МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Бердәмлектә – көч.
Опубликовано: 10.11.2012Бердәмлектә – көч.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Моның өчен яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиешбез. 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан, безнең, Яңа Кәкерле урта мәктәбе дә, төрле чаралар уздырудан читтә калмады. Рәсем ясау, инша язу конкурслары, олимпиадалар оештырылды. 2, 4 сыйныфларда – “Россия Федерациясе дәүләт символлары”, 3нчедә - “Ватаныңны хөрмәт ит”, 5, 6нчыда – “Дан сиңа, Ватаныбыз безнең”, 7нчедә - “Петр I. Россия империясенең барлыкка килүе”, 8нчедә - “Халыклар бердәмлеге көне”, ә 9нчыда – “Россия демократик җәмгыять һәм Хокукый дәүләт төзү юлында” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бу чараларда укытучылар да, укучылар да үзләрен уңай яктан гына күрсәттеләр, бик актив булдылар. Алар да һәм мәктәп җитәкчеләре дә канәгать калдылар. Бигрәк тә викторина рәвешендә үткәрелгән тарих дәресе ( җаваплы укытучысы – Закиров И. З.), “1612нче ел” дип аталган кинодәрес (җитәкчеләре – Абдрахманов Р.Ш., Закиров И.З) балалар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Бу чараларда инновацион технологияләр, презентацияләр, аудио-, видеоязмалар файдаланылды. Шулай ук, бу көннәрдә яше җиткән балаларга, Яңа Ишле авыл советы җитәкчесе – Мөхәммәтҗанов Р.У, мәктәп директоры – Абдрахманов Ш.М., Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы – Җамалетдинов Р.А паспортлар тапшыру вакыйгасы да балалар хәтерендә озак сакланыр. 2012 нче ел – Россия тарихы елы булганлыктан, бу чаралар үткәрелүне мин аеруча мөһим дип саныйм. Бу темаларга карата бездә балалар үзләре стенгазеталар да ясадылар. Бу көн, илебез тарихында аерым бер бәйрәм булып кабул ителә. Моннан 400 еллар элегрәк, ерак бабаларыбыз чын батырлык кылган – Россиянең бердәмлеген саклап калган. Без үзебезнең тарихи үткәнебез белән горурланабыз һәм Ватаныбызның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барсын да эшләргә тиешбез.Балаларда да патриотик хисләр тәрбияләүне бурыч итеп куябыз. Береккән ил бозылмас!
Өстәп шуны әйтәсе килә, мәктәптә үткәрелгән чараларны район газетасында чагылдырып барырга тырышабыз.Чөнки 21 нче гасыр мәктәбе тормышы һәркемдә кызыксыну уятадыр дип уйлыйм.Шуңа да мәгълүматыбыз район газетасында да басылып чыкты.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең
тарих укытучысы - Закиров Илнур Загир улы
К списку новостей










