МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Әфган сугышы хатирәләрен барлаганда...
Опубликовано: 20.02.2013Әфган сугышы хатирәләрен барлаганда...
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерә, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртә
Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, , кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугышта булган мондый куркыныч эпизодларны без сугыш турындагы кинолардан да карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Алар үзләре бу хакта сөйләргә теләмиләр.
“Алар”-дип мин Яңа Кәкерле авылыннан Совет Армиясе сафларына хәрби бурычларын үтәргә киткән һәм үзләре дә белмичә ,Афган сугышына кертелгән егетләребез:Хайретдинов Мирфан Р.(1960) Хайруллин Газинур М.(1961),Махмутов Илдус Н.(1962),Сафин ШәүкәтЗ (1962),Хайруллов Альберт З.(1962),Хайруллин Илдар И.(1963),Садыков Илдар И.(1964),Сафин Зөфәр Н.,Залалетдинов РинатА.Ахметзянов Ханиф.Ф һәм Каримов Тәлгатьләрне атыйм.
Аллага шөкер,күңел һәм тән яралары алган хәлдә булсалар да ,авылга әйләнеп кайта алдылар безең егетләребез.Ә бит кире туган ягына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучы Әфган сугышы корбаннары15 меңнән артык. Әйе, аларның әти-әниләренә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен.
Соңгы елларда бу батыр егетләребез беләнмәктәптә еш кына очрашулар оештырабыз.Баштарак берән-сәрән генә кайта алсалар,хәзер исә бергәләп,оешкан төстә кайтырга тырышалар.Быел да бик еракта тоучылар гына кайта алмадыБәйрәмчә бизәлгән залга,алкышлар астында килеп ергән ветеран егетләребезгә карап сокландык та,алар белән горурландык та.Мондый очрашуларның әһәмияте чиксез зур.Юк кына булган проблемалар алдында югалып калучан яшь буынга,егетләребез чын үрнәк булып торалар.Яшьлекләрендә нинди генә авырлыклар кичермәсеннәр,истәлекләрен барлаганда,аларның күзләре янып торды.Кабат 19 яшьлекләренә кайткандай булдылар.Ә инде Садыков Илдар кулына баянын алып,Авыл көен уйнап җибәргәч,алар белән бергә үзебез дә 80 нче елларга “кайтып килдек”. Очрашу бик матур үтте һәм салют белән тәмамланды.
Мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
Гөлинә Насибуллина
К списку новостей










