• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Опубликовано: 23.03.2013

                                                Нәүрүз мөбарәк булсын!                             

Борынгы әби - бабаларыбызның  кадерле бәйрәме –  Нәүрүз килеп җитте. 18нче гасырга кадәр татар халкы бу бәйрәмне бик зурлап үткәргән. Аны икенче төрле Яңа елны каршылау дип тә әйтәләр. Аны март аеның  21ендә    көн белән төн тигезләшкән вакытта каршылаганнар. Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән. 7 көн буе  гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, бары  изгелек кенә кылганнар. Хәтта сугышлар да туктап торган. Ә балалар исә, өйдән- өйгә кереп, шигырьләр әйтеп теләкләр теләгәннәр.

 Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм һәр елны    матур итеп үткәрелә. Сәхнәләштерелгән күренешләр ярдәмендә халкыбызның йола уеннары балаларга күрсәтелә.  Быел да, кайнар коймаклардан авыз итә-итә, Нәүрүзбикәне бик зурлап каршы алдык.  Язлар матур, тыныч, иминлек белән килсен!



К списку новостей