МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Россиядә космонавтика елы.
Опубликовано: 12.04.2011
Моннан нәкъ 50 ел элек , 1961 нче елның 12 нче апрелендә, Юрий Алексеевич Гагарин дөньяда беренче тапкыр «Восток” космик корабында Җир тирәли очыш ясады . Шуннан соң 12 нче апрель – СССРда авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. Юрий Гагарин салган орбита буйлап 50 ел эчендә дистәләгән Россия һәм башка ил космонавтлары Галәм киңлекләрен иңләделәр.
Бүгенге тормышны космостан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның кыйммәтен аңлаган хәлдә 2011ел- Россиядә Космонавтика елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә алдан төзелгән план нигезендә Космонавтика елына багышланган күп төрле чаралар үткәрелде. Рәсем укытучылары Нуртдинова Ф.Р., Насибуллина Г.Ф., Вилданова Г.К. җитәкчелегендә 5-8 сыйныф укучылары космонавтика көненә рәсемнәр ясады. 9-10 нчы сыйныфларда исә ”Космонавт” терминының килеп чыгышы” дигән темага реферат эшләнде (сыйныф җитәкчеләре: Вилданова Г.К., Айнетдинова Ф.Х.). Һәр сыйныфта “ Кеше тормышында космосның әһәмияте” дигән темага әңгәмәләр үткәрелде. Физика укытучысы Нуртдинова Ф.Р. 9-10 сыйныфлар белән “ Кем миллионер булырга тели” дигән темага уен-тамаша, педагог- оештыручы Ахметзянова Г.Б. 7-8 сыйныфлар арасында” Космик КВН”, 4-5 сыйныфлар арасында “Кеше-Галәмдә” дип исемләнгән кичә ( сыйныф җитәкчеләре: Замалтдинова Л.Н., Нуртдинова Ф.Р.) , 6 нчы сыйныфта Айнуллина М.Ф. “Космонавтика тарихы” дигән темага интеллектуаль уен үткәрде. Китапханәче Вилданова Д.И. тарафыннан китаплар күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары Атауллина В.М . һәм Вилданова Г.М . 1- 3 нче сыйныф укучылары белән “Беренче космонавт-Юрий Гагарин “ дигән тема астында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар үткәрелгән чараларда бик теләп ёщм актив катнаштылар. Һәр сыйныфта Космонавтиканың 50 еллыгына багышлап стена газеталары чыгарылды, материаллар тупланды.
К списку новостей










