МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 30.04.2013
Мәктәптә телебезгə мəхəббəт тəрбиялəү, халкыбызның гореф-гадəтлəре, йола-бəйрəмнəре белəн таныштыру, сəнгатьле уку күнекмəлəрен үстерү һəм, иң əһəмиятлесе, аралаша белергə ɵйрəтү максатыннан дəрестəн тыш тɵрле чаралар үткəрүгə зур əһəмият бирелә. Шундый чараларның берсе – ел саен үткəрелеп, матур традициягə əйлəнгəн татар теле атналыгы.
Атналыкны бɵтен мəктəп укучылары катнашуында узуына əһəмият бирергə тырышабыз. Сɵйли белгəне сɵйлəсен, сɵйли белмəгəне җырласын, биесен, рəсем ясасын, театр уйнасын. Спектакль яки инсценировкаларда уйнап, əкият геройларына һəм укыган шигырьлəргə рəсемнəр ясап укучыларда үзлəренең иҗади сəлəтен сынап карау мɵмкинлеге тудырабыз.
Атналыкка хəзерлек эшлəре апрель башында ук башлана. Без, тел укытучылары, Г.Ф.Насибуллина һәм Г.К.Вилданова бу эшне сыйфатлы башкарып чыгу өчен барлык көчебезне куябыз.Быел исә, Г.Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларны да кертеп, ул ункөнлеккә әйләнде дияргә дә мөмкин. Чөнки 15нче апрельдә “Тулы гасыр инде Тукайсыз...” дип исемләнгән әдәби монтаж һәм шагыйрь иҗатына сценировкалар күрсәтелеп, зур кичә һәм башка төрле чаралар да үткәрелде.
Атналыкны без һәр елны Тукай туган көннәрдә гаять тантаналы, күтəренке шартларда үткəрергә тырышабыз. Быел да ул мəктəбебездә зур бəйрəм тɵсен алды.
Атналык башланыр алдыннан, мəктəп залы игътибарны җəлеп итəрлек белдерү, татар язучыларының тормыш һəм иҗат юлын чагылдырган таблица-плакатлар, тɵрле кызык башваткыч, ребус, кроссвордлар һ.б. белəн бизəлде; күрсəтмə əсбапларның күп һəм тɵрле булуы укучыларны атналыкка җəлеп итүгə һəм аларның тɵрле чараларда актив катнашуларына ярдəм итте. Атналыкның беренче кɵненнəн башлап соңгысына кадəр тəнəфеслəрдə, дəрескə кадəр татар музыкасы һəм җырлары яңгырады, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды, видеофильмнар күрсəтелде.
Атналык кɵннəре түбəндəгечə бүленə.
Беренче кɵнне, алда əйтеп үткəнчə, атналыкның эчтəлеге белəн таныштырыла, максаты белдерелə, викторина сораулары элеп куела, якташ язучыларның китап күргəзмəлəре оештырыла. Сыйныфларда шигырь укучылар ярышы үткəрелə.
Икенче кɵн “Китаплар дөньясына рәхим ит!” исеме астында 2-5нче сыйныф укучыларының уку тизлегенә ярыш оештырылып, һәр сыйныфтан берәр җиңүче билгеләнде. Атна дәвамында һәр озын тәнәфестә сыйныфларда Тукай шигырьлəрен сəнгатьле сɵйлəүчелəр конкурсы уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Ɵченче кɵн. 5-6нчы сыйныфларда ачык класстан тыш уку дәресләре үткәрелде.
Дүртенче кɵн тулысынча авыл китапханəчесе карамагында үтте. Ул китап һəм авыл тарихы тормышыннан кызыклы фактлар сөйләп, үзенә күп укучыларны җәлеп итте . Китап турында мəкальлəр, табышмаклар әйттертеп җиңүчене билгеләде.
Бишенче кɵн “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган зур Шигырь бәйрәме үткәрелде.6нчы сыйныф укучылары әдәби – музыкаль монтаж күрсәттеләр. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем алучы 3нче сыйныф укучысы Камалова Эльза Тукай рухына догалар укыды. Ә калган барлык сыйныф укучылары исә шагыйрьгә булган мәхәббәтләрен “Тукай хакында”,” Тукай турында” дип аталган истәлекләр һәм хатирәләрне барладылар.
Алтынчы кɵнне викторина сораулары, тɵрле башваткычлар, ребусларга җаваплар алынды, җиңүчелəр билгелəнде, ягъни атналыкка йомгак ясалды.
Нəтиҗəлəр, уңышлар əйтелеп, атналыкта иң актив катнашучы һәм тɵрле ярышларда җиңүче укучыларның исемлеге булдырылды.
Татар теле атналыгы бездə менə шулай зур җанлылык белəн уза. Ə без, татар теле укытучылары шуның ɵчен тырышлыгыбызны кызганмыйбыз.
Беренче категорияле татар теле укытучылары : Г.Ф.Насибуллина.
Г.К.Вилданова.
К списку новостей










