МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Мәктәптә озату кичәсе.
Опубликовано: 20.05.2013Мәктәптә озату кичәсе. Шимбә көнне,ягъни 18 нче майда , мәктәптә, инде матур традициягә әйләнгән “Исән йөреп,сау кайтыгыз”-дип исемләнгән солдатка озату кичәсе булып үтте. Буа ветеринар техникумында укып диплом алып, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә китүче Илгиз Шамил улы Асадуллин һәм Рәиф Равил улы Исхаковлар хөрмәтенә оештырылган кичә иде ул. Бәйрәмгә булачак солдатларның әти-әниләре һәм җитле үзидарә башлыгы Радик Усман улы да чакырылган иде. Булачак солдатларга,аларның әти- әниләренә сораулар биреп, җырлар һәм шигырьләр белән аралаштырып алып барылган кичә һәркемнең күңелендә яхшы тәэсир калдыргандыр. Радик Усман улы Мухаметзянов егетләргә истәлек бүләкләр тапшырып,иң изге теләкләрен җиткерде. Аларның әти-әниләренә,шундый тәрбияле балалар үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте..Кичәне 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гөлинә Фатих кызы Насибуллина әзерләде һәм алып барды.
К списку новостей










