• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Татарстан РеспубликасыЧүпрәле муниципаль районы Яңа Кәкерле урта мәктәбендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында мәгълүмат.

Опубликовано: 16.04.2011

 

Татарстан РеспубликасыЧүпрәле муниципаль районы Яңа Кәкерле урта мәктәбендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм”   акциясе турында мәгълүмат.

 

Ел саен март-апрель айларында республикабызда “  Мин  татарча сөйләшәм!”(Я говорю по-татарски!”) акциясе үткәрелә.  Быел да бу  бу чарага бик теләп катнаштык. Менә санаулы көннәр бик тиз үтеп тә китте. Шушы бер ай эчендә мәктәптә бик күп төрле чаралар оештырылды.   Укучылар һәм укытучылар тагын да нәтиҗәлерәк, тагын да оешканрак төстә эшләделәр.

 

Туган тел! Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле,татлы бер тылсым! Бу сүзләрне туган җиреннән читтә яшәгән милләттәшләребез авызыннан еш ишетергә туры килә.Туган телендә сөйләшү, җыр тыңлау мөмкинлеге булмаганнар өчен ,чыннан да, татлы бер тылсым ул.   

 

Безнең авыл - татар авылы. Татарча сөйләшү, аралашу проблемасы булмаса да,   акциядә катнашып, без телебезнең камиллеге, сафлыгы, матурлыгы турында күбрәк сөйләү һәм аны пычрату, төрле сүзләр белән чүпләүгә юл куймау максатын куйдык.

 

 Акция “Әйдәгез , матур сөйләшик!” дигән  исем астында балаларның атна буе әдәби сөйләм  теле һәм назлы сүзләр кулланып сөйләшүләре белән башланып китте. Сирәк кенә җирле сөйләм кулланылса да , 47 укучы һәм барлык укытучылар да назлы сүзләрне күбрәк кулланып сөйләшергә тырыштылар .

 

Акцияне “Шигъриятле тел бәйрәме” дип исемләнгән  әдәби- музыкаль кичә белән башлап җибәрдек. Бу кичә Халыкара туган тел көненә багышланган иде.Кичәне Насибуллина Гөлинә Фатих кызы башлап җибәрде һәм үткәрде.  Тел һәм әдәбият укытучысы Г.К.Вилданова “Газиз телем гасыр диңгезләрен кичә- кичә килә ерактан” исемле доклад укыды. 5-7нче сыйныф укучылары Тукай шигырьләрен һәм туган тел турында язылган башка шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан укыдылар.

 

Кичәгә халык җырларын оста башкаручы авылдашыбыз Сария апа Хакимова һәм мөнәҗәтләр әйтүче Айнетдинова Факия апа да килгән иде. Ул “Әллүки”,”Тәфтиләү” җырларын башкарып, күңелләрдә татар җырларына, мөнәҗәтләргә карата соклану хисләре уятты.

 

Барлык сыйныф укучылары да  озын тәнәфесләрдә төрле уеннарда катнаштылар. Укучыларга “Йөзек салышлы”, “Капкалы”, “Назалы” уеннары бик ошады. Җәза формасында башкарылган җырлар, биюләр, шигырь укулар барчабызның да күңеленә хуш килде.

 

Мәктәп күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесен быел Тукай елы кысаларында “Тукайның могжизалы сүзе” исеме астында үткәрдек. Укучылар Тукай  шигырьләрен укыдылар. Шигырь бәйгесендә башлангычлар арасында Залялова Әлфинә (3кл), 5-8ләр арасында Камалова Айгөл, 9-10 арасында Хакимова Энҗе (10 кл) җиңүче булдылар.

 

Акция барышында китап атналыгы булып узды.Атналыкны китапханәче Вилданова Дилүзә үткәрде Анда “Тел- күңел көзгесе”дип исемләнгән тел бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә иң матур һәм иң сәнгатьле сөйләүче укучылар ике командага бүленеп , тел тарихы, тел турында халык авыз иҗаты, җырлар җырлау һәм  башкалар буенча көч сынаштылар. КВН- ярышта 10 укучы катнашты 67 гә якын тамашачы көч биреп утырды.



К списку новостей