• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Кызыклы очрашу.

Опубликовано: 16.10.2013

Күптән түгел  район мәдәният йортында “Мирас” җурналының баш редакторы Илфак Мирза улы Ибраһимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин һәм баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип-Рамил Ханнановлар белән бик истәлекле очрашу булып узды. Очрашуда Чүпрәле районы методик мәгълүмати үзәге методисты Резида Рауф кызы Мөдәрисова,  Ахметов Сирин Линарис улы, район мәктәпләренең татар теле һәм тарих укытучылары, мәктәп, авыл  китапханәчеләре катнашты.

Халкыбызның чын тарихын, милли идеясен, әдәбиятын тирәнтен ачып биргән  “Мирас” журналының кабат нәшрият дөньясында  үзенең лаеклы урынын биләве нык шатландырды. Кунакларның журнал турындагы чыгышлары халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына битараф булмаган  һәркемнең күңелендә кызыксыну хисләре һәм аны алып уку теләге уятты. Шушы очрашуда катнашып,тарихыбызга багышланган  яңалыклар белән танышуым һәм Илфак әфәнденең тирән мәгънәле, искиткеч эчтәлекле шигырьләрен тыңлавым  белән мин үземне бәхетле санадым.

 

                                         Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                 татар теле укытучысы Гөлинә Насибуллина.



К списку новостей