• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә Бөек Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат .

Опубликовано: 05.05.2011

 

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә Бөек Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән чаралар турында  мәгълүмат .

 

Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү,  Тукай шәхесе белән горурлану, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан  мәктәптә төрле чаралар оештырылды.

Башлап 1-10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар  “21 нче февраль –Халыкара туган тел көне”н билгеләп үткән көннәрдә дә , татар теле һәм әдәбияты атналыгында да ”Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!”-дигән исем астында  озын тәнәфесләрдә Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм җырларын башкардылар.

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә Тукай турында язылган материаллар, яңалыклар даими яктыртылып барылды.

Шагыйрьгә багышланган стена газеталары чыгарылды, стендлар төзелде, альбомнар ясалды. Мондый эшләр әле ел дәвамында да дәвам ителәчәк.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы тулысы белән Тукайга багышланган иде.

7-8 нче сыйныф укучылыры”Тукай- бөек шагыйрь” темасына иң яхшы презентация төзү бәйгесендә катнаштылар .7 нче сыйныф укучысы Насибуллин Зөлфәтнең эше яхшы дип табылды.

 Китапханәче Вилданова Дилүзә, 5нче сыйныф укучылары белән , “Йолдызлы сәгать” уенын  үткәрде. Бу интеллектуаль уенда 5 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Ринас иң күп балл җыеп, җиңүче булды.Абыйсы-10 нчы сыйныф укучысы Сабирҗанов Рифат- энесенә көч- куәт биреп торды.

26 нчы апрель .Зал бәйрәмчә бизәлгән:Тукайның портреты,чәчәкләр, шагыйрьнең сүзләре язылган плакатлар,аңа багышланган стена газетасы, “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый .Залда Тукай китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә.  “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә.



К списку новостей