• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

“Соңгы кыңгырау”

Опубликовано: 28.05.2011

24 нче май иртәсендә безнең мәктәп, Яңа Кәкерле урта мәктәбе, күп кенә кунаклар кабул итте.Чөнки бу көнне 9 нчы сыйныфларның “Соңгы кыңгырау” тантанасы һәм”Без – мишәр егетләре” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып үтте. Кунаклардан “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы директоры Газинур Хакимов,шушы мәктәпне тәмамлап, очрашу кичәсенә чакырылган авылдашларыбыз “Татстрой сервиз”ның оешмасы директоры Азат Мөхәррәм улы, район администрациясендә озак еллар җитәкче вазыйфаларын башкарган һәм бүгенгесе көндә һөнәри училищеда директор ярдәмчесе булып хезмәт итүче Иршат Заир улы Закиров, җаваплыгы чикләнгән “Таттрансгаз” берләшмәсенә караган газ бирү автомат станциясе белгече Дамир Мөнир улы Әхмәтҗановлар да бар иде. Залның түрендә ветеран укытучыларыбыз , мәчет картлары урын алды. Зал авылдашларыбыз белән тулы иде.Кунаклар чыгарылыш укучыларына изге теләкләрен әйтеп,истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.Укучылар да һәм әти-әниләре дә бик рәхмәтле калдылар.

Кичәнең икенче өлешен татар теле укытучысы Гөлинә Фатих кызы алып барды.Районыбызның төрле тармакларында хезмәт итсәләр дә, әдәби хәрәкәт үзәгендә кайнаган, тирән өчтәлекле,мәгъ-нәви фикерле шигырьләр иҗат итүче талантлы авылдашларыбыз  Азат абый ,Иршат абый,Дамир абыйларның  шигырьләрен, Иршат абыйның  җырларын тыңлаганнан соң, күңелләребездә авылдашларга карата   хөрмәт һәм соклану, алар  белән  горурлану  хисләре  туды.

Үзе  язган шигырьләргә  көй  язып,  аны  үзе  үк  башкарган   Дамир абый  чыгышын  авыл халкы  озак  алкышлады.  Кичәдә  2нче  сыйныф   укучысы Алимов Ленар, 4-5 нче  сыйныфтан   Әхмәтҗанова  Илүзә,    Закиров Айваз, 10  нчы  сыйныфтан Эльмира  һәм  Энҗе  Хакимовалар  кунакларның һәм үзләренең  шигырьләрен яттан  сөйләделәр. 6 нчы сыйныф укучысы  Хайруллина  Язилә   матур  җыры  белән кичәне  тагын да   ямьләндерде.  Күп  санлы   авлдашларыбызның соравы  буенча, Сария апа  Халилова  моңлы  җырын  сузды,  ә Садыйкова  Диләрә  апа  татар халык биюен  башкарып,  барыбызның  да  күңелен  күтәрде.  Бәйрәм  кичәсеннән  барысы да  бик  канәгать  калды.  Очрашу  кичәсенең  бар  чыгымнарын  Азат  Мөхәррәм  улы  каплады.  Авылыбызның  киләчәгенә  битараф  булмаган,талантлы шәхесләребезгә ихтирам,хөрмәт белән караган  авылдашлар  мондый  кичәләрне  ешрак  үткәрәсе  иде  дигән  теләктә  калдылар. 



К списку новостей