• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Рәхим итегез, кошкайлар!

Опубликовано: 01.02.2014

Быел декабрь ае үткән еллар белән чагыштырганда, бик җылы килде. Ләкин гыйнвар аенда кыш үзен чыннан да кыш икәнлеген күрсәтте. Җан ияләре түзә алмаслык зәһәр салкыннар башланды. Шунда инде без мәктәбебез белән безнең якын канатлы дусларыбыз кошлар турында уйландык. Алар бу салкында нишләрләр? Ничек туенырлар? Аларга кем ярдәм итәр? Һәм мәктәп буенча “Кошларга ярдәм итик!” исемле акция игълан иттек. Әлеге чара укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абдрахманов Рамиль һәм педагог- оештыручысы Гөлгенә Вильданова тәкъдиме белән   оештырылды.  Мәктәп балалары бу акцияне бик теләп хупладылар. Кошларны саклауда,    яклауда, туендыруда һәркем үзеннән булдыра алганча өлеш кертте, алар һәрберсе үзләре булдыра алганча җимлекләр ясап килделәр.Кошларга барлыгы 20 дэн артык жимлек куелды. Җимлекләр арасында сәнгать әсәренә тиңлекләре дә бар: икешәр катлы коттеджлар да, агачтан бизәп ясалган әкияти –сихри өйләр дә бар иде.

4 нче сыйныф укучылары: Вильданов Ильяс Ильмас улы, Махмутов Айгиз Илгиз улы, Камалова Эльза Зөфәр кызы  һәм 6 нчы сыйныф укучысы Исхаков Раил Равил улы бик теләп әтиләре белән берлектә бик матур итеп, агачтан  җимлекләр ясадылар.

Балалар җимлеккә салырга төрле ашлык бөртекләре, миләш җимешләре китерделәр. Мәктәп каршында үсеп утырган мәхабәт чыршы ботакларына җимлекләрне элеп куеп, аларга бөртекләр  салдылар.Озак  көттермичә безнең канатлы дусларыбыз  песнәкләр, сары түшләр, чыпчыклар һәм башка  кошлар да килә башладылар.

Ә хәзер һәр бала мәктәп каршында эленгән чыршы ботагындагы үзенең җимлеген һәм анда туенучы кошларны күреп чиксез шатланалар.  Алар даими рәвештә җимлекләргә бөртекләр салып кошларны күзәтеп  аларның ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып торачаклар.  Кошларның исән –сау кышлауларында үзләренең ярдәмнәрен тоеп,балаларны  зур горурлык хисе биләп ала. Чөнки бу изге эштә аларның  да өлеше кергән бит, балалар табигатьне сакларга, якларга кирәклекне  бик ачык аңлыйлар.

Гөлгенә Вилданова,

Яңа Кәкерле гомуми төп

 белем бирү мәктәбенең

педагог-оештыручысы.



К списку новостей