МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Өлкәннәр көне.
Опубликовано: 01.10.20111 нче октябрь – Өлкәннәр көненә багышланган чаралар мәктәбебездә зур оешканлык белән башланып китте.
30 нчы сентябрь көнне зал бәйрәмчә бизәлгән иде. Стенада укучылар кулы белән чыгарылган газеталар, өстәлдә өлкәннәргә багышлап язылган иншалар, шигырьләр, рәсемнәр урын алган иде. Әбиләрнең яшь чакта чиккән сөлге-тастымаллары, алъяпкыч һәм ашъяулыклары да залны нурландырып торды.
Кичәгә авылның мөхтәрәм картлары һәм ак яулыклы әбиләр килгән иде. Педагог - оештыручы Замалтдинова М.Н. кичәне башлап, сүзне мәктәп директорына бирде. Ш.М.Абдрахманов барлык өлкән кешеләрне бәйрәм белән котлады, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары әби һәм бабайларыбызның күңеленә үтеп керерлек булды.
Әбиләребезнең сүрәләр укуы, мөнәҗәтләр әйтүе, борынгы җырларны матур итеп җырлаулары күңелләрне моңландырды. Ә инде яшь чакларын искә төшереп биюләре, такмак әйтүләре бездә соклану хисләре тудырды.
Кичәнең икенче өлеше мул итеп әзерләнгән өстәл янында үтте. Әби һәм бабайлар зур рәхмәтләр әйтеп өйләренә соң гына таралыштылар.
К списку новостей










