МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Зәки Нури
Опубликовано: 21.12.2011
Бүген Яңа Кәкерле урта мәктәбендә якташ язучыбыз, фронтовик-шагыйрь Зәки Нуриның 90еллык юбилеена багышлап “Матурлык җырчысы” дип исемләнгән зур кичә үткәрелде. Кичәне тел укытучылары Гелинә Фатых кызы Насибуллина белән Гелинә Кәбирҗан кызы Вилдановалар әзерләделәр. Кичә Насибуллинаның Зәки Нурига багышлап язылган шигырьләрен уку белән башланып китте.Ә Зәки Нуриның иҗат биографиясе презентация аша күрсәтелде. Кичәдә Зәки Нури премиясе лауреатларының шигырьләре укылды. 2008нче елда лауреат исеменә лаек булган Ахметзянова Гелнар Барис кызы яңа шигырьләрен укып сөендерде. Кичәдә җыр- биюләр белән аралаштырылып Зәки Нуриның төрле елларда иҗат иткән шигырьләре дә яңгырады. Атна дәверендә барган чараларның йомгаклау өлеше булган кичә һәркемнең күңелендә якты эз калдыргандыр дип ышанасы килә.
К списку новостей










