МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
“Кызыклы география һәм биология”
Опубликовано: 22.12.2011
12 декабрьдән-17 декабрьгә кадәр мәктәптә “Кызыклы география һәм биология” атналыгы оештырылды. Атналык бик кызыклы һәм мавыктыручан рәвештә башланып китте. Беренче көнне атналыкны үткәрүче география укытучысы Ахметзянова Гөльнар Борис кызы, биология-химия укытучысы Абдрахманова Алсу Расих кызы укучыларны атна буе үтәчәк чаралар белән таныштырдылар.
Атналыкның икенче көне суга багышланган иде. Шушы уңайдан 8нче сыйныфта “Су” темасына ачык дәрес тә үтте. Интегральләштерелгән дәрес үз эченә биология һәм география белән бергә химия, экология, физика , җыр дәресләрен дә сыйдырды.
Атна буе һәр озын тәнәфес араларында оештырылган кызыклы уеннар,викториналар, кроссвордлар чишү укучыларда дәрт, кызыксыну уятты.
Һәр чарада катнашкан укучыга кечкенә булса да бүләкләр бирелде.
“Син кемгә? Мин табигатькә гашыйк” дип аталган конкурс үзебезнең авылны төшергән фотосурәткә карап шигырь юллары язарга тиеш иде. Бу уенда татар укытучылардан Вилданова Гөлинә апа да катнаштып беренче урынны алды.
Җомга көнне ачык сыйныф сәгате күрсәтелде. Ул “Талантларга бай туган авылым” дип аталды. Бу чарада барлык мәктәп укучылары да катнашты. Атналык укучыларга география һәм биология фәннәренең чыннан кызыклы икәнен тагын бер кат исбатлады.
К списку новостей










