МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Сәнгать атналыгы.
Опубликовано: 30.01.2012
Сәнгать укытучысы Нуртдинова Фәридә Рамазановна җитәкчелегендә гыйнварның 23 еннән алып 28 енә кадәр мәктәп күләмендә сәнгать атналыгы булып үтте. Атналыкта укучылар татар музыка культурасы үсеше тарихы , ягъни 18нче гасыр ахыры 19 нчы гасыр башында татар музыка культурасы тарихы үсешенең әһәмиятле яклары белән таныштылар. Атналыкта татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән бөек композиторларыбыз С.Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Н.Җиһанов, Р.Яхинның иҗади биографияләре турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясалды. “Сагыналар сине якын дуслар”, “Яңгырый Сәйдәш моңнары”,-дип исемләнгән әдәби-музыкаль композицияләр- 5-7 нче сыйныф укучылары тарафыннан күрсәтелде.
Атна дәвамында һәр сыйныф укучылары татар халык җырларын башкарды, милли биюләрне биеде.
Атналыкта рәсем сәнгатенең тарихы турында да чыгышлар тыңланды.Ташка җан бирүчеләр Бакый ага Урманче, Рада Нигматуллина, И. Шишкин, И.И. Левитан турында мәгълүматлар бирелде.Рәссамнарыбыз һәм укучылар иҗатыннан күргәзмә оештырылды.
К списку новостей










