• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә”Мин татарча сөйләшәм” акциясе старт алды.

Опубликовано: 21.02.2012

 

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә”Мин татарча сөйләшәм” акциясе старт алды.

Акциянең тәүге адымы буларак,  халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем- назлы гөлем “ дип исемләнгән кичә булып үтте.Кичәдә беренче сыйныф укучылары туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар,җырлар башкардылар.Икенче өлешендә исә,туган телен,туган авылын чиксез яраткан авылдашыбыз,  Чүпрәле муниципаль районының “Строй сервис” ябык акционерлык җәмгыяте   генераль директоры  Азат Мөхәррәм улы Вахитовның “Гомерем агышлары” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү булды.Китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган. Укучылар авторның шигырьләрен  сәнгатьле итеп укып кына калмадылар,берничә шигырен анализлап, автор белән  фикерләренең туры килүенә инандылар.Кичә барышында Азат Мөхәррәм улы Вахитовның томыш юлы,иҗаты яктыртылган презентация күрсәтелде.

Азат Мөхәррәм улы укучыларның күптөрле сорауларына җавап биреп утырды һәм яңа гына язган шигырьләрен укып,кичәдә катнашучыларны сөендерде. 

Бәйрәм кичәсен тел укытучысы Гөлинә Фатих кызы Насибуллина әзерләде һәм алып барды. Ул авторга төрле кызыклы сораулар биреп , кайбер шигырьләрнең язылу тарихына ачыклык кертте. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Бәйрәм ахырында Азат Мөхәррәм улы укытучыларына, шигырьләрен сәнгатьле укыган укучыларга, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итте.

Киләчәктә дә талантлы авылдашларыбыз безне сөендереп торыр дигән өметтә калабыз.

                                  Яңа Кәкерле урта мәктәбе  китапханәчесе:Вилданова Дилүзә Иршат кызы.



К списку новостей