МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
8 нче март көнне хатын-кызлар көне.
Опубликовано: 12.03.2012
Яңа Кәкерле урта мәктәбендә 7 нче март көнне хатын-кызлар көненә багышланган кичә оештырылды.Кичәнең беренче өлешендә мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улына сүз бирелде. Ул кичәдә катнашучы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.Бәйрәмне педагог-оештыручы Җамалтдинова Мәдинә Нурулла кызы алып барды.Кичә әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар белән башланып китте. Кичәнең икенче өлешендә әбиләр,әниләр һәм кызлар арасында ярыш үткәрелде. Ярышта һәр төркем үзенә исем,девиз,җыр сайлады, төрле номинацияләр башкарды.Әбиләр командасы да сынатмады. Алар бөтен ярышта да актив катнаштылар: җыр җырлауда да,төрле милләт биюен башкаруда да,уеннар уйнауда да, сорауларга җаваплар бирүдә дә сынатмадылар.Бигрәк тә Халилова Сария апа, Айнетдинова Факия апа,Садыкова Дидәрә апа,Танага Фазиля апа, Җалалтдинова Гөлбану апа, Айнетдинова Тәкминә апаларны атап үтәсе килә.Икенче урынны әниләр командасы ,өченче урынны кызлар командасы яулады.Кичәнең соңгы өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Әбиләр, әниләр кичәне оештыручы Җамалтдинова Мәдинәгә, укытучылар коллективына һәм мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәракҗан улына рәхмәт сүзләре җиткерделәр.Кичәдән канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Яңа Кәкерле урта мәктәбенең педагог-оештыручысы
Җамалтдинова Мәдинә Нурулла кызы.
К списку новостей










