Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Дрожжановский техникум отраслевых технологий»
Визитная карточка
| Адрес: | 422470,РТ, Дрожжановский р-н ,с.Старое Дрожжаное ул.Дзержинского 36 |
| Телефон: | +7(843)-752-28-07 |
| E-Mail: | pu-90drojjanoe@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Дрожжановский техникум отраслевых технологий" |
| Руководитель: | Яфизов Фаниль Ринатович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 211 |
| У нас учат: | 25 |
Новости техникума
Ветеран ак бабай.
Опубликовано: 13.01.2016Ветеран ак бабай.
Түбән Каракитә авылында яшәүче Исхаковлар гаиләсендә иртәдән үк чын бәйрәм рухы иде. Сәбәбе бар: гаилә башлыгы сугыш һәм хезмәт ветераны Җиһанша абый Исхаковның туган көне. Ул озын һәм олы тормыш юлы үткән кеше. Ветеран бүгенгесе көндә улы Хәйдәр һәм уңган килене Зәүкия тәрбиясендә яши. Урыны түр башында. Без барып кергәндә Җиһанша абый урын өстендә ята иде, бераз авырап киткән. Улы белән килене бабайны күтәреп кенә йөртәләр. Тәрбия, хөрмәт зур бабайга. Авылда гомер кичерүче олы кызының Ульян каласында яшәүче оныгы белән килеп керүе, бабайның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Өйдә урман хуш исен аңкытып яңа ел чыршысы бәйрәм өстенә бәйрәм рухы биреп балкып тора. Чүпрәле техникумы җитәкчелеге һәм укытучылар коллективы исеменнән ветеранны туган көне белән котлап үзебезнең теләкләребезне җиткергәч, бабай да үзенең тормыш юлы, сугыш афәтләре, алган яралары, кайларда хезмәт итүләре турында сөйләде. Әтиләрен котларга Ульян каласында яшәүче шахтер улы белән килене дә кайтып җитте. Бәйрәмгә ямь өстәп улы Хәйдәр уйнаган гармун моңына кушылып ветеран җырлап җибәргәч, күңелләр тагын да моңланып куйды. Бабаебыз бик матур җырлый да икән бит әле! Гаиләсен куандырып, тирә-юньгә ак бабай булып тагын озак-озак исән-сау яшәсен иде бабаебыз.
Дилүзә Аббазова,
Чүпрәле техникумының татар теле укытучысы
К списку новостей











