МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Чыршылар янында. 05.12.2019
Без саф һавага чыктык. Кышкы табигатьне күзәттек. Агачлар кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.. Без яшь чыршыларга карап сокландык.
-
Бакчада әниләр көне. 29.11.2019
Бакчада әниләр бәйрәме узды. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар биеделәр. Соңыннан А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр.Иң кадерле, иң хөрмәтлеБулсын җирдә әниләр.Әниләрне кадерләсәк,Тыныч булыр ил-көннәр. -
С днём матери! 24.11.2019
С днём матери!Мама – это радость,Мама – это свет,Мама –это гордость,Ласка и совет!Я поздравляю всех матерей! Пусть исполняются желанья ваши, а дети будут ближе и родней!Желаю доброго здоровья, гордости за детей, приятных забот и счастья в семье! -
Әниләргә бүләк әзерләү. 23.11.2019
Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Әниләр безнең өчен иң якын кешеләр бит. Үз кулларыбыз белән әниләргә бүләк ясадык.Бәйрәмеңдә иңнәреәнән кочыпКилә сине тәбрик итәсе.Килә сиңа бәхет кенә теләп,Матур сүзләр генә әйтәсе. -
Без циркта. 21.11.2019
Цирк тамашасын һәр кеше яратып карый. Мәктәпкә килгән циркта без дә катнаштык. Клоунның һәр чыгышы, уеннары кечкенә тамашачыларны елмаерга, көлергә мәҗбүр итте. Һәр уенга балалар теләп катнашты, рәхәтләнеп ял итте. Соңыннан ак хомяк белән үткәрелгән чыгышлар бик кызык үтте. Нәни җәнлекне балалар бик тиз үз итте, сыйпап яраттылар. Бәйрәм чарасы татлы мамык белән сыйланып тәмамланды. -
Спорт мәйданчыгында. 20.11.2019
Мәктәп каршында спорт мәйданчыгы бар. Без шунда еш кына уйнарга, ял итәргә киләбез. Анда төрле спорт җайланмалары, турниклар бар. Шунда утырып карыйбыз,менеп төшеп йөрибез, шуып карыйбыз. Мәйданчыкта хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. -
Шәрәф Мөдәррискә 100 ел. 09.11.2019
Һәр төбәк үзенең данлыклы шәхесләре белән горурлана. Чүпрәле районында туып-үскән күренекле кешеләр шулай ук шктый. 1 ноябрьдә Түбән Каракитә авылында туган якташ язучыбыз Шәрәф Мөдәррискә 100 ел булды. Шул уңайдан мәктәп эчендә Шәрәф Мөдәррискә багышланган почмак оештырылды. Без балалар белән борынгы өй күренеше булган почмакка экскурсиягә бардык. Андагы җиһазларны күзәттек, элекке вакыттагы кешеләрнең тормышы, яшәү рәвеше белән таныштык. Бүгенге тормыш белән чагыштырдык. -
Беренче кар. 31.10.2019
Уйландырып, монландырып
Ап-ак кар коела.
Җанны телеп, бөтерелеп
Тәүге карлар ява.Без саф һавага чыктык, беренче карны күзәттек Кар шундый чиста һәм салкын иде.
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2019
29 октябрь көнне бакчабызда “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәмебезгә башлангыч сыйныф укучыларын да чакырдык. Төрле яшелчәләр булып киенгән балалар көз турында, яшелчәләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Соңыннан мәктәп укучылары үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр. Көзге бәйрәм күңелле үтте. -
Дару үләннәре белән танышу. 21.10.2019
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Безнең якларда үсүче дару үләннәре белән таныштык, аларның файдасы турында сөйләдек. Сары мәтрүшкә, зәңгәр мәтрүшкә, сукыр кычыткан, әрем, көтүче сумкасы, каен җиләге, кукчәчәк, бака яфрагы, ромашка, бөтнек, тузганак кебек дару үләннәре турында сөйләдек, рәсемнәр буенча таныштык.







