Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановская средняя общеобразовательная школа №1" Дрожжановского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Чүпрәле Беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное, ул. Центральная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-752-23-74 |
| E-Mail: | S1.Drz@tatar.ru, shkola1Drojjanoe@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрожжановская сош №1" |
| Руководитель: | Насыбуллина Лилия Амирзяновна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 480 учащихся |
| У нас учат: | 56 учителя |
Новости Стародрожжановской школы №1
9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне
Опубликовано: 10.12.2013
9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар, класс сәгатьләре 1нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дә үткәрелде. Шушы уңайдан 7 б сыйныфы укучылары белән берлектә, “Туган якны өйрәнү” район музеенда Усманова Нәфисә Фәттах кызы җитәкчелегендә, “Туган як Геройлары белән горурланабыз!” исеме астында очрашу-кичә үткәрелде.
Кичәдә, безнең мәктәптә белем алган Россия Герое Газинур Хәйруллинның укытучысы Насретдинова Клара Шәйхиевна, классташы Зөлфия Алиуллова, абыйсының хатыны Хәйруллина Айсылу Кадыровна, ветераннар президиумы советы рәисе Җәлалов Фиркать Сабируллович, ветераннар президиум советы әгъзасы Бикмухамедов Камил Корбангалеевичлар белән очраштык. 7б сыйныфы укучыларының чыгышыннан соң кунакларыбыз сүз алды. Героебызның укытучысы Насретдинова К.Ш. укучысының мәктәптә ничек белем алуы, тәртибе турында бик җентекләп сөйләде. Зөлфия Алиуллова Газинур Хәйруллин белән бер класста укуы, аның классташы булуы турында горурланып чыгыш ясады. Ул музейга классташлары белән төшкән фото рәсем һәм альбомын бүләк итте.
К списку новостей





