Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановская средняя общеобразовательная школа №1" Дрожжановского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Чүпрәле Беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное, ул. Центральная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-752-23-74 |
| E-Mail: | S1.Drz@tatar.ru, shkola1Drojjanoe@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрожжановская сош №1" |
| Руководитель: | Насыбуллина Лилия Амирзяновна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 480 учащихся |
| У нас учат: | 56 учителя |
Новости Стародрожжановской школы №1
Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара булып узды
Опубликовано: 25.04.2015
25 нче апрельдә 5-7нче сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.М.Яруллина җитәкчелегендә Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара булып узды. Әлеге чарада Г.Тукай сүзләренә багышланган җырлар яңгырады. Укучылар Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. ”Тәфтиләү”, “Әллүки” җырларын тыңладылар. 6-б сыйныф укучысы Ходайбиргәнова Мәдинә белән 5-б сыйныф укучысы Забавина Мария “Бала белән күбәләк” җырын, 6-а сыйныф кызлары “Туган авыл” җырын, 7-а,7-в сыйныф укучылары “Бәйрәм бүген!” җырын башкардылар. Сыйныфтан тыш чара залдагы барлык укучыларның “Туган тел” җырын җырлавы белән тәмамланды.
К списку новостей





