• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10
Телефон:
E-Mail: Ds.Almet.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ
Руководитель: Шакирова Сюмбель Фаритовна
Год основания учреждения: 1955
У нас учатся: 6 детей
У нас учат: 1 педагог

новости детского сада

Сак булыгыз ГРИПП!

Опубликовано: 01.02.2016

Баш авырту, төчкерү, тән температурасы күтәрелү, ютәлләү, хәл бетү… Болар һәркемгә таныш. Бу — салкын тидерүме, башка төрле инфекцияме, кеше үзе белми. Шуңа да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки чир грипп инфекциясе булуы мөмкин. Ә бу инфекция бик мәкерле. Җиңел генә үткән кебек булса да, аның азагы начар булуы, хәтта, үлемгә китерүе дә ихтимал. Ә нәрсә соң ул грипп? Грипп — бөтен җирдә дә киң таралган вируслы инфекция. Кисәк кенә тән температурасы күтәрелсә (38 градустан югарырак), калтыратса, баш авыртса, тән сызласа, ютәл булса — болар барысы да гриппның клиник билгеләре. Бу авыруны А һәм В типындагы агрессив һәм бик тиз таралучан вируслар китереп чыгара. Кеше бу вирус белән зарарлангач та, бик тиз вакыт эчендә алар тын юлларына үтеп керә. Шунысын да әйтергә кирәк: грипп вируслары тиз үзгәрә һәм шуңа да ел саен бу чирнең төрлечә формалары барлыкка килә. Грипптан соң пневмония, бронхит барлыкка килергә мөмкин. Нәкъ пневмония кайчакта үлүгә сәбәпче була. Шулай ук тын юллары авыруларыннан отит, синусит, ринит, трахеит кебек чирләр килеп чыгарга мөмкин. Йөрәк-кан, нерв системасы ягыннан да байтак чирләр грипптан килеп туа. Хроник чирләр турында әйтеп торасы да юк. Бу чирдән иң беренче һәм нәтиҗәле саклану чарасы — ул вакцинация. Прививканы бөтен кеше дә ясата ала. 6 айдан зуррак нәниләргә, хроник чирләрдән җәфаланган өлкәннәргә, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, кешеләрне хезмәтләндерү һәм җәмәгать транспортында эшләүчеләргә аеруча бу вакцинацияне ясатырга кирәк. Вакцинацияне ноябрьгә кадәр ясату зарур. Шулай ук, шушы чир билгеләре күренеп торган кешеләрдән ераграк йөрергә, халык күп йөргән җирдә азрак булырга, медицина битлеге кияргә, кулларны сабын белән ешрак һәм озаграк юарга, бүлмәләрне даими җилләтеп торырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә. Табиблар иммунитетны күтәрү өчен махсус препаратлар да бирергә мөмкин. Ә инде грипп инфекциясен эләктергән кешеләр тиз арада дәваханәгә барырга тиеш. Бары тик табиб кына диагноз куярга, тиешле дәвасын бирергә мөмкин. Авыру кеше үз белдегеннән дәваланырга тиеш түгел.


К списку новостей