Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 24.02.2016
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне.
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
Баш очында кояш булып тора гел.
Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә тоган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.
Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Мәкаләне сайтка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Л.Х. язды.
К списку новостей









