Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
“Без – Тукай оныклары”
Опубликовано: 14.04.2016
“Без – Тукай оныклары”
Апрель ае- безгә бөек Тукайны биргән ай. Һәр елны апрель аенда сөекле шагыйребез хөрмәтенә мәктәпләребездә төрле чаралар, искә алу кичәләре үткәрелә. Быел да 14 нче апрельдә Алабуга шәһәренең 2 нче мәктәбе конкурсантларны үзенә җыйды. Сәбәбе дә җитди иде: бөек шагыйребез Г.Тукай туыына 130 ел уңаеннан “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигъри конкурс узды. Бу кичәдә барлыгы 80 укучы катнашты. Шыгрым тулы залда Тукай рухы хөкем сөрә. Мәктәп укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән Тукай шигырьләреннән генә төзелгән шигъри гөләндәмне тамашачының тын да алмый тыңлый: сәхнәдә Тукай шигырьләре яңгырый. Безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашты: Ибниева Назилә, 6 нчы сыйныф, җитәкчесе Абакаева Л.К.; Сабирова Зилә, 8 нче сыйныф, Рябова Ромина, 10 нчы сыйныф, җитәкчеләре Галеева Л.Х. Ике укучыбыз призлы урыннар яулады: “Җирле шагыйрьләрнең шигырьләре” номинациясендә Сабирова Зилә 3 урын яулады. Ә Рябова Ромина Тукайның “Киңәш” шигырен сөйләп, лаеклы 2 нче урын яулады. Тукай кичәсе инде күптәннән татарларның гимнына әверелгән "Туган тел ”җыры белән тәмамланды. Бу чарада катнашкан укучылар да, укытучылар да күңел күтәренкелеге белән, рухи һәм иҗади азык туплап таралыштылар.
Сайтка материалны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Л.Х. язды.
К списку новостей









