Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
“Тукайга хат”
Опубликовано: 26.04.2016
Галеев Риназ Ильсафович
“Тукайга хат” эссе номинациясе
15 яшь
МБОУ «Большешурнякская средняя школа» ЕМР РТ, 8 класс
Галеева Ландыш Хайдаровна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эссе.
Хат.
Исәнме, Габдулла!
Сиңа 21 нче гасырның татар авыл малае Мөхәммәт Риназ хат яза. Хатымны яшьтәшемә язган кебек башладым, чөнки үземдә синеке кебек уртак якларны күрдем. Габдулла, син абруйлы авыл мулласы малае. Минем дә ике бабам, Хәйдәр һәм Фаат, авыл муллалары, икесе дә хаҗилар. Исемеңне дә әтиең бик белеп куйган, чөнки Габдулла Аллаһ Тәгаләнең иң сөекле кешеләреннән берсе. Ә минем исемем пәйгамбәребез Мөхәммәт Рәсуллаһ белән бәйле. Яхшы исем балага яхшы тәэсир итә. Сине, минем уйлавымча, атаң биргән исемең саклап йөрткән. Чөнки бүтән берәү син күргән авырлыклардан соң, күңеле катып, дөньяга, кешелеккә рәнҗеп яшәр иде. Ә син, Габдулла, киресенчә, яратып, “халкым мине сөйде, үстерде” дип язгансың. Авылда туып үскәнгә күрә, матур җанлы, йомшак телле булгансың син, Габдулла яшьтәш. Әткәм-әнкәм дип дәшүләрең моның дәлиле. Мин дә әти-әниемне бик яратам. Алар да мине яратканга күрә, назлым дип дәшәләр. Габдулла, үпкәләмәсәң, сиңа ияреп, мин дә әзрәк шаяртып гайләм турында мондый шигырь язган идем:
Безнең гайлә бик зур һәм бик дус:
Әти, әни, абый, кечкенә Ислам һәм мин.
Безнең гаиләдә без бишәү, бишенчесе – Ислам.
Әти – генерал, әни - королева, Ринур абый мал карый.
Ислам – кечкенә, бәбәй,
Аны мин “как-будто” карыйм.
Эш эзләп йөрим “шагать итеп” түрдән-түргә,
Таба алмыйча җәфаланам, диванда ятам һаман да!
Син – йорт йозагы, ди, әнием көлеп,
И күтәрелә шуңа минем күңел.
Я, ничек, ошадымы? Ләкин синең кебек оста язмасам да, синең дус булуың, иптәшләрчә кул сузуың үзе миңа бер таяныч. Дустым, шигырьләреңне, укып, синең белән бергә “Пар ат” ыңа утырып, Казанга киләм, “Шүрәлең” не укып, төннәрен рәхәтләнеп төшемдә әкият дөньясына чумам. Синең Акбаең кебек минем дә ялкау маэмай Сарбаем бар. Җәен болында печән вакытларында рәхәтләнеп су коенам, “су анасы” искә төшеп куркытса да, чумам, суны чәчрәтәм, башым белән сөзәм. Ләкин басмада бер дә алтын тарак очраганы юк. Хәер, булса да, алмас идем.
Их, Габдулла, безнең якларга килеп чыксаң иде. “Кышкы төн” шигырең нәкъ безнең як кышы турында да инде. Мин сине үзем белән бергә шугалакка алып барыр идем. Беләсеңме, мин бит әле бик оста хоккей да уйныйм. “Дөм-Дөм авылы бөркете” бит мин. Синең дә безнеке шикелле булмаса да, үз кәшәкә таягың булгандыр, боз өстеннән дә выжылдаты шугансыңдыр. Синең кебек җитез малайлар бик кирәк безнең командага. Әле безнең командада ике дус кыз да оста хоккейчылар – Зилә белән Ромина. Ел саен “Нәфис сүз остасы” бәйгеләрендә синең язган шигырьләреңне укып, җиңү үрләре яулыйлар. Һәй, Габдулла, кил әле, килеп чык әле безнең якларга. Авылымның матурлыгына инанырсың шул чакта. Авылымны бер яктан урман, икенче яктан болыннар уратып алган. Якында гына Нокърат елгасы. Авылым чишмәләргә дә бик бай. Ә авыл халкы бик тырыш, уңган.
Ярый, дустым, инде вакыт җитте хатны тәмамларга, алда әле дәрес карыйсы, синең шигъри юллар белән әйткәндә, “мәгърифәт нуры ачар....”.
И, онытып та җибәргәнмен, Габдулла дустым, сине чын күңелдән якынлашып килүче туган көнең белән котлыйм. Иманым камил, син киләчәктә, дустым, Габдулла Гариф улы Тукаев, татар халкымның күренекле һәм кабатланмас шагыйре булып Татарстан күгендә балкырсың. Һәрвакыт та шулай яшь, матур, сөйкемле булып, күңелләрне яз җылысы белән җылытып, куандырырга язсын сиңа.
Синнән кабат дус хаты көтеп, яшьтәшең Мөхәммәт Риназ.
17 нче март, 2016 нчы ел.
К списку новостей









