Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1. |
| Телефон: | +7(855)-577-46-25 |
| E-Mail: | Sbsh.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Миросанова Валентина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1. |
| У нас учат: | 9 преподавателей. Язык обучения: русский. |
Новости Большешурнякской СОШ
Каурый, каләм
Опубликовано: 20.04.201219 нчы апрельдә Казан(Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында
“Каурый каләм” Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь крае, Самара, Оренбург өлкәләре укучыларының иҗат конкурсы оештырылды.
Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган. Үткән белән бүгенгене тоташтыру һәм милләтебезнең бөтен хәзинәсен, гасырлар буе туплана килгән рухи мирасын саклап, киләчәккә тапшыру өчен, яшь буын җаваплы.Мондый кокурс икенче тапкыр 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын, һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә Аларга КФУ ның Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан, “Каурый каләм” дип аталган иҗади конкурс үткәрелде. Конкурсның төп бурычы, беренче чиратта, татар укучылары арасында сәләтлеләрне барлау, тәрбияләү һәм үстерүгә бәйле.
Безнең мәктәптән дә каурый каләмнәрен тибрәтеп, иҗатка гашыйк укучылар бу бәйгедә көчләрен сынадылар. Болар: Шәкүрова Асилә “Балдай татлы туган телем” , Гатин Айдар” Җырлыйм әнием турында” шигырьләре белән, Галеев Ринур “ Мин табигать баласы” исемле нәсере белән чыгыш ясадылар һәм “Каурый каләм” конкурсында лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин, кызлар һәм егетләр!
Иҗат эшеул- могҗиза, шул вакытта ул зур сәләт, тырышлык һәм сабырлык сорый. Яшь иҗатчыларыбыз, шул матур сәләтләрен киләчәктә дә югалтмыйча саклап, иҗади уңышларга ирешсеннәр иде!
Мәкаләмне яраткан шагыйрәбез Ф.Тарханованың шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Дәрәҗәсен нык күтәрик Халкыбызның
Һәм яңартыйк үтә гаярь татар рухын!
Мәкаләне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Л.Х. әзерләде.
К списку новостей









