• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

Тукайга 126 яшь

Опубликовано: 26.04.2012

 

                          Габдулла Тукайга – 26 апрельдә 126 яшь.

 

 

                                                                                          Без сугышта юлбарыстан көчлебез

                                                                                          Без тынычта аттан артык эшлибез,

                                                                                          Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?-

                                                                                          Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.

                                                                                                                       Г.Тукай.

26 апрель – Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне, Шигырь бәйрәме. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг Шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

Мәктәбебездә дә бүгенге  көн Шигырь бәйрәме көне буларак билгеләнеп үтте. Бәйрәмне Крутиков Денис башкаруында Г.Тукайның “И туган тел” шигыренә җыр белән ачып җибәрде. Аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Л.Х. Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасыннан “Кырлай” турындагы өзекне сөйләп үтте. Әкиятләр дөньясына сәяхәтне 10 сыйныф укучысы Шәкүрова Асилә “ Су анасы” поэмасын гаҗәп укуы белән алып кереп китте. Бер тында Г.Тукайның шигырьләре укучыларыбыз Рябова Ромина “Таян аллага”, Дәүләтбаев Тимур “ Безнең гайлә”, Сафиуллина Эльвира “Эшкә өндәү”, Щербаков Данил  “Карлыгач”, Пашаев Антон “Туган авыл”, Матросов Руслан “Пар ат” укуларында тыңланылды.

                                                                   Мәкаләне татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   Галеева Л.Х. әзерләде.



К списку новостей