• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Елабужский
  • Школы
  • МБОУ «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района / Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большешурнякская средняя общеобразовательная школа им. полного кавалера Ордена Славы, Ордена Красной звезды П.И.Захарова» Елабужского муниципального района Реcпублики Татарстан /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Кызыл йолдыз, Дан Орденының тулы кавалеры П.И. Захаров исемендәге Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Большой Шурняк, улица Полевая, дом 1.
Телефон: +7(855)-577-46-25
E-Mail: Sbsh.Elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большешурнякская средняя школа" ЕМР РТ
Руководитель: Миросанова Валентина Васильевна
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 32 обучающихся, из них иностранных граждан: 1.
У нас учат: 9 преподавателей. Язык обучения: русский.

Новости Большешурнякской СОШ

Укытучыларыбыз.

Опубликовано: 06.10.2016

Чын укытучы.

Укытучы! Бу сүз тирән ихтирамга лаеклы, олы мәгънәгә ия булган сүз!

Кешеләр нинди һөнәр сайлап алса да, үз һөнәрен яратып, җанын-тәнен биреп башкара. Ә укытучы һөнәрен бар кеше дә башкара алмый. Бу һөнәргә сабырлык, зур  талант, күп көч кирәк. Шуңа күрә дә илебездә данлыклы, үз эшенә чын-чынлап “гашыйк” булган, тәҗрибәле укытучылар бик күп.

Безнең мәктәптә дә үз эшенең остазлары – тәҗрибәле укытучылар бар. Мәсәлән: Захарова Равилә Бәһрәмовна,Чумакова Марина Александровна, Закирова Оркыя Кадыровна һ.б.

Мине беренче сыйныфка Крутикова Фәридә Габделхаковна җитәкләп алып керде. Ул мөлаем карашы, тәмле теле , йомшак куллары белән беренче тапкыр парта арасына утыртты.Мине, алфавитта бер хәреф тә белмәгән баланы, хәреф таныррга, саннарны санарга, иҗекләр, җөмләләр төзергә өйрәтте. Мин беренче укытучыма бик тә рәхмәтлемен.

                                                  Олы Шүрнәк урта мәктәбенең

                                                  8 нче сыйныф укучысы Козырев Константин

                                                                                                      

                                                       Чын укытучылар.

Галәмдә йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

Укытучы –

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.

                                                     (Э.Мөэминова)

Укытучы һөнәре – мәртәбәле дә, авыр да. Балаларга төпле белем бирү өчен , иң элек укытучы үз өстендә бик күп эшли. Китаплар, күргәзмәләр, язма эшләр, тестлар – барысын да укытучы алдан хәстәрли.

Минем әнием дә, Ландыш Хәйдаровна, укытучы. Ул татар теле һәм әдәбиятны укыта. 24 ел эшләү дәверендә бик күп уңышларга иреште әнием.Укучылар аны ярата һәм хөрмәт итә. Элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Дмитриевна да зур хөрмәткә лаеклы укытучы иде. Ул лаеклы ялга чыкты. Ләкин без аны бик сагынабыз һәм бәйрәмнәрдә көтеп калабыз.

Иң яраткан фәннәрдән ул -  физкультура. Аннан безгә тырыш Ләлә Әнәсовна керә. Ул безне спорт серләренә өйрәтә.Мин үзем дә киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга уйлыйм. Балаларны физкультура фәненнән укытырга телим.

Ә мәктәптә иң яраткан укытучым – ул Һадиуллин Рашат Фоатович. Ул безгә физика, информатика һәм математика фәннәреннән керә.Рашат абый мине тырышлыгы, сабырлыгы, гаделлеге белән үзенә җәлеп итте. Авыр вакытта аңарга һәрвакыт та таянырга була.

5 октябрь – укытучылар бәйрәме. Мин үз исемемнән мәктәбебезнең барлык укытучыларын чын күңелдән бу бәйрәм белән котлыймын. Аларның хезмәт юлларында әле тагын да бик күп бәйрәмнәр, йөзләрендә елмаюлар булсын иде.

                                                                           Олы Шүрнәк урта мәктәбенең

                                                                           9 нчы сыйныф укучысы Галеев Риназ.

                                                                                               



К списку новостей